Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 апрель 2019, 01:40

Квартплата түләмәгәне өчен машинасын тартып алганнар

Уфаның Орджоникидзе районы суд приставларының башка чаралары калмаган. Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир коммуналь хезмәтләргә түләү квитанцияләрен бар дип тә белмәгән.

Уфаның Орджоникидзе районы суд приставларының башка чаралары калмаган.
Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир коммуналь хезмәтләргә түләү квитанцияләрен бар дип тә белмәгән. Нәтиҗәдә аның барлыгы 100 мең сумнан артык бурычы җыелган.
Идарә итү компаниясе судка мөрәҗәгать итеп 5 көн узуга бурычлының исәбендә булган барлык акчаларын алганнар. Закон бозучының “Датсун” автомобиле барлыгы да ачыклаган. Суд приставлары кисәтүләрен бурычлы ир янә игътибарга алмаган. Бурычлыны өендә “тота” алмагач, пристав водительнең хәрәкәт итү маршрутын ачыклаган. Шул рәвешле ирнең машинасын да тартып алганнар.
Әгәр “Датсун” хуҗасы коммуналь бурычын 10 көн эчендә капламаса, аның машинасын ачык сатуга чыгарачаклар.
Читайте нас: