Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 апрель 2019, 12:25

Наркокурьерлар: үзләре ясый, үзләре сата

Полиция хезмәткәрләре ике наркотик сатучыны кулга алган. Алар үз товарын Интернет аша махсус урыннарга яшереп (русча – “тайник-закладка”. – Авт.) сату белән шөгыльләнгән. Хокук сакчылары сүзләре буенча, башлыча синтетик наркотиклар белән яшьләр – студентлар, мәктәп укучылары - сату итәләр. Алар җиңел акча эшләү турындагы игъланнарга алдана.

Карап торышка гади генә гаражның да наркотиклар ясау буенча законсыз лаборатория булуы ихтимал. Мәсәлән, Бәләбәйдә яшәүче бер егет балачак дусты белән шундый бер гаражда “синтетика” әзерләп яткан. Товарның шактый өлешен үзе кулланган. Калганын аның әшнәләре тайниклар аша республиканың эре шәһәрләрендә саткан. “Уңган эшкуарлар” эшчәнлеген эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре туктаткан.
“Закладчиклар” (шул ук наркокурьерлар) яз җитү белән активлашып киткән, ди Уфа халкы. Алар шәһәр ихаталарында көпә-көндез наркотикларны махсус урыннарга яшереп йөри.
Ә менә күзәтү камералары ярдәме нык тия. Торак хуҗалары ширкәте видеокамералар урнаштыруны хуп күрә һәм бу үз нәтиҗәләрен бирә.
Әлеге акча эшләү ысулы үзенә күрә бер уенны хәтерләтә. Наркокурьерлар телефоннарына булачак яшерен урынның адресын ала, шунда барып тыелган матдәләрне яшерә һәм “закладка” урынын фотога төшереп җибәрә. Мондый ысул белән башлыча студентлар һәм хәтта мәктәп укучылары акча эшли. Яшьләрне җиңел табыш белән алдап җәлеп итәләр.
Курьерларның бу гамәлләре наркотик матдәләрне законсыз сату буларак бәяләнә. Саткан матдәләрнең күләменнән бәйле моның өчен 4тән 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган. Кызганычка каршы, җиңел акчаның нәтиҗәләре шактый авыр.
Читайте нас: