Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 апрель 2019, 13:23

Элекке министрны кулга алганнар

Уфада элекке җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьевны тоткарлаганнар. Ул җир кишәрлекләрен сатуга чыгарганда вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә.

Уфада элекке җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьевны тоткарлаганнар. Ул җир кишәрлекләрен сатуга чыгарганда вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә.
Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, 2015 елда Гурьев, вәкаләтләрен арттырып, закон белән расланган конкурс процедураларын үткәреп тормыйча, “Су-10 компанияләре төркеме” җаваплылыгы чикләнелгән җәмгыятенә 2 җир кишәрлеген сатуны оештыра. Участоклар Уфа биләмәсендә урнашкан, аларның гомум мәйданы 17 мең квадрат метрдан артып китә. Аларның хакы дә кадастр бәясеннән яртылаш киметелә.
Шул ук вакытта Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының бу җир участоклары белән идарә итәргә хоукы булмый.
Җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә Башкортстан республикасы дәүләт милкен сатканда 27 миллион сумга якын акчаларын югалта.
Әлеге вакытта гаепләнүче кулга алынган, тикшерү эшләре бара.
Читайте нас: