Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 март 2019, 10:47

Ит җыючы авылдашларын алдаган

Мәләвез районындагы 47 яшьлек шәхси эшкуар халыкны алдап яткан. Эшкуар ит продукциясе җыю белән шөгыльләнгән. Ул, халыктан ит алып, шундук акчаларын бирмәгән. Итне саткач кына акчаларны бирәм дип вәгъдә биргән. Аннары ир гаип булган, авылдашларының шалтыратканда телефон трубкасын алмаган, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча суд приставлары федераль хезмәтенең идарәсендә.

Каза күргән 13 кеше судка мөрәҗәгать итә. Алар күргән зыян 1 миллион сумнан артып киткән, эшкуар үз теләге белән акчаларны кайтарырга җыенмаган.Суд приставлары эшкуарның яшереп тоткан 3 “Некст” маркалы Газель машиналарына арест салган һәм тартып алган.
Читайте нас: