Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 март 2019, 16:29

Рөхсәтсез кул сузсаң...

Башкортстанда табигый байлыкларны законсыз чыгаруны тәртипкә салу буенча эш башланды. Бүгенге көндә “кара казучылар” хокук саклау һәм дәүләт органнары контролендә тора.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров узган елның октябрь аенда Баймак районының Темәс авылына барып кайткач, республикада табигый таш чыгаруны туктатып торырга кушкан иде. Урал арты районнарының барсында да диярлек законсыз рәвештә табигый таш чыгару белән шөгыльләнәләр. Баймак районында гына шундый 40 урын барлыгы билгеле булды.
“Мин таш чыгаруга каршы түгелмен, әмма ул эш цивилизацияле эшләнергә тиеш. Ни өчен чыгарылган ташның барлык күләме Мәскәүгә, Мәскәү өлкәсенә, Грозный шәһәренә китә? – диде республика җитәкчесе. – Әгәр безгә бер файдасы да юк икән, ни өчен аны сатабыз? Бәлки, аны бөтенләй чыгармаска кирәктер?”
Быел февраль аенда полиция хезмәткәрләре Зилаер районының Юлдыбай авылы янында законсыз таш чыгару белән шөгыльләнгән урынны таптылар. Дәүләткә 500 мең сум күләмендә зыян китерелгән. Март башында Баймак районында шундый ук урын табылган, бу юлы китерелгән зыян күләме 10 млн. сумнан артып киткән.
Интернет челтәрендә бу хәбәрләр белән танышуга 12 мартта Баймак районының Темәс авылында тагын бер законсыз карьер табылуы турында өченче хәбәр пәйда булды. Бу юлы зыян 16 млн. сумнан артып киткән. Республикадагы бер предприятие, таш чыгаруга лицензиясе булмаса да, карьерны эшкәртү белән шөгыльләнгән – төзелештә кулланыла торган плитә ташы чыгарган. Аларның бу урында бары тик геологик тикшеренүләр үткәрергә генә рөхсәте булган. Хокук сакчылары карьер яныннан таш чыгару корылмалары, йөк автомобиле һәм бик күп плитә ташына юлыкканнар.
Баймак районында плитә ташын урлау проблемасы белән Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров 2016 елдан бирле шөгыльләнә. Депутат әйтүенчә, аңа бу факт 2016 елның август аенда Темәс авылы халкы белән очрашуда билгеле булган. Халык инде 10 еллап бернинди контрольсез плитә ташын ташуларына зарланган. Депутат төрле органнарга, беренче чиратта Экология министрлыгы, аннан прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм башка ведомстволарга хатлар юллаган, таш чыгару белән шөгыль-
ләнүчеләрнең лицензияләрен тикшерткән. “Штрафлар салынды, чаралар күрелде, әмма артык үзгәреш булмады, – дип бәян итте Зариф Байгускаров журналистлар белән очрашуда. – Радий Хәбиров республикага җитәкче булып кайткач эш урыныннан кузгалды. Ул карьерларны үзе барып карады, төрле күрсәтмәләр бирде. Эшче төркем оештырылды, Башкортстан Республикасы экология министры эшеннән алынды. Бүгенге көндә өч җинаять эше ачылды”.
Бүгенге көндә бу карьерларга рекультивация үткәрергә, ташландыкларын тәртипкә китерергә кирәк. Радий Фәрит улы күрсәтмәсе буенча лицензияләр бирү туктатылды. Яңа лицензия бирүнең кагыйдәләрен ахырына кадәр эшләп бетерергә, аларга ярашлы оешмалар төбәктә теркәлеп, салымны урындагы казнага түләргә тиеш булсын. Ташны шомарту цехлары ачу, яңа эш урыннары булдыру турында да сүз бара.
Башкортстан Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә дә табигый байлыкларны рациональ куллану һәм җир асты байлыкларын саклау мәсьәләләре турында сүз барды. Башкортстан экология һәм табигатьтән файдалану министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Мирхәйдәр Фәтхуллин әйтүенчә, былтыргы елның октябреннән быелгы елның март аена кадәр 467 рейд үткәрелгән, табигый байлыкларны законсыз куллануның 59 очрагы ачыкланган.
– Җир асты байлыкларын лицензиясез кулланган өчен 57 кешегә барлыгы 4 млн. сум күләмендә штраф салынды, – дип бәян итте ведомство җитәкчесе. – Соңгы өч айда җинаять эше ачу максатында хокук саклау органнарына өч материал җибәрелде, шул исәптән Уфа һәм Иглин районнарында ком-вакташ катнашмасын законсыз чыгару фактлары буенча да.
2018 елның ноябреннән Экология министрлыгы казылма байлыклар участоклары белән файдалануга аукцион үткәрүне туктаткан. Аларны үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелә.
БР Экология министрлыгы Республика Хөкүмәтенә «БРда җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын алу тәртибе турында “БР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын кертте. БР Дәүләт Җыелышы–Корылтайның чираттагы киңәшмәсендә бу закон проектын караячаклар, дип хәбәр итте парламент җитәкчесе Константин Толкачев. Закон проектына ярашлы, җир асты байлыкларын кулланучы белән урындагы үзидарә органнары арасында ул урында юл төзү, эш урыннары булдыру кебек килешүләр дә каралырга тиеш, ди ул.
Эльвира Әсәдуллина.
Читайте нас: