Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 март 2019, 01:28

Кайчандыр балалар йортында тәрбияләнгән яшь ир әнисен үтерә

Ишембай шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек ир әнисен үтерүдә гаепләнә, дип хәбәр итәләр РФнең Башкортстан буенча Тикшерү комитетында. 51 яшьлек хатынның гомере якшәмбе көнне 17 мартта өзелә. Хатын малае белән хәмер эчәләр, кәеф-сафа коралар. Кайсыдыр арада ана кеше малае белән сүзгә килә, аны йорттан куа башлый. Малае исә, озак уйлап тормый, әнисенең башына берничә мәртәбә табурет белән тондыра.

Нәтиҗәдә ул үзе күршеләреннән полиция чакыртуны үтенә. Әнисен үтергән яшь ир балалар йортында тәрбияләнгән, аның әнисе аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән була. Егет, караклык кылганы өчен колониядә утырып чыгып, өенә кайткан гына була. Хәзер инде аңа янә рәшәткә артына утырырга туры киләчәк.
Читайте нас: