Ялган мәгълүмат өчен физик шәхесләр киләчәктә 50-100 мең сум штрафка тарттырылырга мөмкин. Бу яңалык гражданнарны тикшерелмәгән хәбәрләрне ишетеп коткыга бирелүдән яклау ниятеннән эшләнелә дип аңлата сенатор.
Аерым алганда, төзәтмәләр коммерциягә карамаган “псевдоэкологик” оешмаларның гамәлләренә кагыла. Авторлар дөреслеккә туры килми дигән билгеләмә чыгару катлаулы булачагын ассызыклый һәм моны тиешле тематиканы алып баручы власть органнары билгеләргә тиеш дигән фикердә.
Юристлар һәм экологлар исә төзәтмә кертелсә, “дөрес” дип бары тик власть органнары мәгълүматы гына исәпләнер дип шөбһәләнә.
Документны төзү идеясе соңгы арада киң колач җәйгән экологик экстремизм очраклары ешайганнан соң барлыкка килде, дип сөйли Ирина Гехт. Мисал өчен, теге яисә бу завод эшчәнлегеннән яман шеш авырулары артачак дип куркытучы псевдоэкологик оешмалар сәяси максатларда эш итә.