Бу хәл Уфада гына түгел, республикада киң резонанс тудырды. Менә ике атна инде укырга барырга чыккан җиреннән гаип булган кызны полиция дә, волонтерлар да эзлиләр, кызганычка каршы, әлегә шатлыклы хәбәрләр юк. Гүзәл ата-аналары кушуы буенча түгел, ә үз теләге белән табиб һөнәрен сайлаган. Яхшы укыган. Максатлы юллама белән укуы сәбәпле, диплом алгач туган ягы Краснокамага эшкә кайтырга хыялланган. Ниндидер егет урлаган дисәң, кемгәдер янып-көеп гашыйк булып йөрмәгән. Булса, гүзәлнең әнисе Гөлсинә ханым белдерүе буенча, эч серен аның белән бүлешми калмас иде.
Гүзәлне эзләүне гадиләштерү һәм ихтимал булган бөтен фаразларны тикшерү өчен тикшерүчеләр “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Кызны исән-сау табуга өмет бар.
Җир йөзендә ел саен миллион кеше югала дип чаң кага экспертлар. Безнең республикада исә елына дистәләрчә кеше югала. Күбесенчә үсмерләр һәм олы яшьтәгеләр өйдән чыгып китә. Шөкер, аларның күбесе йә үзләре өйләренә әйләнеп кайталар, йә полиция ярдәмендә табылалар. Республика буенча иң соңгы өр-яңа мәгълүматларга күз салыйк. Бүгенге көннәрдә Күмертау шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек Марина Выгузованы эзлиләр. Социаль челтәрләр аша ул Ырынбурга киткән дигән хәбәрләр бар. Берүк исән-сау була күрсен. Өенә кайткач та-анасына никадәр борчу-хәсрәт салуын аңлый алырмы икән Марина?
Ә менә былтыр 6 августта хәбәрсез югалган 13 яшьлек Владимир Шмелевны эзләү эшләре, шатлыкка каршы, уңышлы тәмамланды. Ярты елга вакыт эчендә ул кайда булган, бу турыда хәбәрләр юк. Шулай ук былтыр 5 декабрьдә армиядән өенә кайтышлый югалган Тәтешле егете 22 яшьлек Азат Салихҗановны эзләү дә уңышлы тәмамланды. Азат армиягә кадәр укыган Яр Чаллы шәһәрендә яшәп яткан. Нишләптер ул ут йотып эзләгән әти-әнисенә кайда икәнлеген хәбәр итмәгән.
Аеруча соңгы дистә елларда Русиядә катастрофик рәвештә эзсез югалучылар күбәя башлады. Аларның күбесе бер нәрсә аңлатмыйча, бернинди сәбәпсез югала. Араларында мәңгелеккә эзсез югалучылар да шактый. Соңгы елларда илебез буенча хәбәрсез югалучылар саны 200 меңгә якынайган. Бу исә ел саен бер шәһәрчек халкы юкка чыга дигән сүз. Хокук һәм шулай ук закон сакчылары, юристлар, экспертлар югалуларның серен чишәргә тырышалар.
Менә 2016 ел мәгълүматларына күз салыйк. Югалган 120 мең кешенең күпчелеге ир-егетләр — 59 мең. 38 меңе хатын-кызлар булса, 23 меңе балигъ яшькә җитмәгән балалар. Күпләрен исән-сау табалар. Бер айдан, бер елдан булса да. Аларның кайсылары туган-тумачалары белән гаугалашканнан соң югала, кемнәрдер бурыч сазлыгыннан котылу өчен “югала”. Кеше югалуының сәбәпләре мең төрле. Арада башка сыймастай хәлләр дә булгалый. Бервакыт полициягә хәсрәткә баткан хатын мөрәҗәгать итә. Аның тормыш иптәше эшкә киткән җиреннән юкка чыга. Ярты елдан соң полиция ирне таба. Ул күрше өлкәдә икенче хатын белән яшәгән була. Ир полициягә: “Зинһар, мине тапмагыз”, дип иңәлә. Мондый очракта полиция хезмәткәрләре дә, бәхетсез очраклар бюросы да көчсез. Якыннары никадәр үтенеп сорасалар да, аларның шулай “югалган”кешенең яңа адресын бирү хокуклары юк.
Русия Эчке эшләр министрлыгының коры мәгълүматлары буенча, югалучыларның күп өлеше (80 %) — читкә эш эзләп чыгып китүчеләр. Әмма аларның күбесенең өметләре акланмый, акчалы эш таба алмау сәбәпле өйләренә сәлам дә юлламыйлар. Ә акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән өйдәгеләр дөнья бетереп аны полиция белән эзлиләр. Сер түгел, соңгы елларда түбәндәге әшәке очраклар артуга табап йөз тотты: имансыз эш бирүчеләр эшләүчене айлар буе буш вәгъләр белән сыйлап эшләтә дә, ахыр чиктә бер тиен түләмичә эштән куып чыгара, йә булмаса, коллыкка төшерә. Министрлык хәбәрсез югалучылар үсешен, бер яктан, миграция процесслары белән, икенче яктан, хәвефле җинаятьчел вакыйгаларга бәйләп аңлаталар.
Безнең илдә хәбәрсез югалучылар саны ел саен 12—15 %-ка артып тора. Эшкә дип чыгып китүчеләр генә түгел, ә ким дигәндә, 5 чиновник һәм 200-ләгән хәрби һәм полиция хезмәткәрләре дә югала. Югалучыларның чирек өлеше сукбайлыкка беренче адым ясаучылар. Төрле сәбәпләр аркасында туган-тумачалары, таныш-белешләре белән элемтәләрен югалткан кешеләр. Калганнары исә серле хәлләрдә һәлак булалар һәм ачылмаган җинаятьләр корбаннарына әвереләләр. Еш кына җансыз гәүдә вакыт һәм сезон үткәч табыла.
Югалучыларны эзләү статистикасы алай караңгы төсләргә буялмаган. Өлкән кешеләрнең — 80-%-тан , балаларның 90%-тан артыгы табыла. Балалар югалуның сәбәпләре күп. Аерылган ата-аналарның бала өчен тарткалашуы, кемнәрдер баланы хәер сораштыру өчен урлый, балалар үзләре дә өйләреннән качалар, шулай ук төрле дини секталарның катнашлыгы булуы мөмкин. Мәсәлән, бер елны Себердә йөзләрчә балигъ яшьтә булмаган бала тотылган секта табыла. Андагы 9 бала хәбәрсез югалучылар исемлегендә була.
Сугыш юк, афәтләр юк, кешеләр югалырга сәбәп тә юк кебек. Русиядә югалучыларның күбесе, ягъни 50 меңләбе, кинәт һәм бернинди сәбәпсез юкка чыга.
Русия законына ярашлы, югалган кешене 15 ел эзлиләр. Табылмаса, үлгән дип таныйлар. Мәскәүдә студент Илья Быков югала. Эзләүгә волонтерлар да кушыла. “Айлар буена күпсанлы юнәлешләр буенча эзләүләр, чиксез сораштырулар, фаразлар, вариантлар”,—дип сөйли “Лиза алерт” отряды эзләүчеләре. Могҗизалы рәвештә Илья 2 елдан соң табыла. Илья Быковның югалу тарихы бәхетле тәмамлана. Аның ата-аналары бер генә минутка да ышаныч-өметләрен югалтмыйлар. Эзләүчеләр отряды вәкиленә таныш булмаган номердан шалтыраталар. Шалтыратучы Ильяның үзенең янында утыруы турында әйтә. Бу Саратов шәһәре була. Егетнең кулында бернинди документ булмый, исеме дә башкача. Хәтерен югалткан. Ул Саратовка ничек барып эләккән? Бу сорауга Илья һаман җавап эзли. Ул бер ел элек Липецкида һушына килүен генә хәтерли. Эшләргә, үзен-үзе табарга тырышып караган. Илья кебек хәтер югалтучылар искиткеч күп. Ни сәбәпле алай була? Әллә чит планета вәкилләре урлап кешенең хәтерен җуямы? Биредә хәтта тәҗрибәле оперативниклар да чит планета вәкилләре катнашлыгына ышана яза.
Мошенниклар кешеләрне колга әйләндерәләр, алар көч кулланырга да, паспортын, телефонын да тартып алырга кирәкми, чөнки психологик алымнарга ияләр. Алар кешеләрне сайтлар яки гәзитләр аша яхшы эш шартлары вәгъдә итеп алдыйлар. Ешрагы алар вокзалда кеше янына киләләр дә алтын таулар вәгъдә итәләр. Шулай итеп кеше коллыкка төшүен сизми дә кала. Алар анда беркая китә дә алмыйлар, кеше түзә алмаслык шартларда ягъни тоткынлыкка хәтта дистә еллар буена яшәүчеләр бар.
Волонтерлар ярдәм иткән очракларга тагын бер мисал китерәсе килә. Мошенниклар бер әбине дәваханәгә салабыз дип ышандыралар. Явыз бәндәләр әбекәйнең күзләрен тегеп, хәер сорашырга чыгарып утырталар. Хәер сорашып утырган кызганыч әби бер ханымның игътибарын үзенә җәлеп итә. Волонтерлар ярдәме белән авыру әби коллыктан котыла. Әбине чит кешенең игътибары, сизгерлеге, ваемсыз-битараф булмавы коткара.
Бер акыл иясе: “Җир йөзендә бөтен җинаятьләр битараф җанлы кешеләрнең эндәшмичә биргән ризалыгы буенча кылына”,— дип әйткән. Без, кешеләр, үзебез дә күп вакыт кеше язмышына битарафбыз. Сукбайларга җирәнеп карап үтеп китәбез, авырулардан шикләнәбез. Ярдәм көткән картларга карата ваемсызбыз. Ә бит аларның барысы да кемнәрнеңдер якыны, бәлки, кемнәрдер таба алмый җәфа чигәдер. Волонтерлар булмасак та, битараф булмасак иде...
Тапкырлыкка гыйбрәтле мисал. Мәскәүдә яшәүче Вячеслав исемле егет җәрәхәт алганнан соң инвалидка әверелә. Беркөнне ул йорты янындагы бакчага саф һава суларга чыга. Кинәт шыпырт кына билгесез кешеләр килеп, аны алып китәләр. Арытаба коллыкка озату нияте белән Мәскәү янындагы Мамыри авылына китерәләр. Егет үзен каравыллаган кешеләрдән берничә минутка ычкына да очраклы кеше телефоныннан әтисенә шалтырата. Дагыстанга кирпеч заводына эшкә алып китүләре турында хәбәр итә. Егетнең ата-аналары, полициядән тыш, волонтерларга да мөрәҗәгать итәләр. Нәтиҗәдә 23 көн эчендә егетне табалар.
Хокук саклау органнары белдерүенчә, Русиядә һәр елны югалган 100 меңнән артык кешенең якынча 50 %-ы үзләре өйгә кайта, йә булмаса, аларны эзләп табалар. Калганнары суга төшкән сыман юк була. Волонтерлар белдерүенчә, бәхетсез очраклар я исә авария нәтиҗәсендә кешеләр еш кына хәтерләрен югалталар. Арытаба кемгә ничек һәм нинди бәхет елмая инде. Алар приютларга эләгәләр яисә сукбай хәленә төшәләр. Шуңа күрә, булдыра алган кадәр кешене тизрәк эзли башларга кирәк. Якыныгызның кинәт юк булуын белү белән (андый бәхетсезлекләрдән Ходай барчабызны да сакласын!) өч көн үтүен көтеп тормыйча шундай ук полициягә барып гариза язарга кирәк. Тәртип сакчылары гаризаны шунда ук кабул итәргә тиешләр. Булдыра алган кадәр күбрәк фотолы игъланнарны баганаларга ябыштырып чыгу кирәк. Мондый очракларда кечкенә деталь дә зур әһәмияткә ия. Үз-үзеңне ничек якларга?
Бәла миңа килмәс, урап узар әле дип беребез дә әйтә алмый. Ул туган-тумачалар белән дә булмас дип әйтә алмыйбыз.
Ихтимал булган урланудан ничек сакланырга соң? Белгечләр мондый киңәш бирә: иң мөһиме — әче итеп кычкыру. Дөньяда битараф булмаган кешеләр барыбер дә күбрәк.
Бандитлар күзенә карарга тырышмагыз —гипнозлаулары мөмкин. Ә балалар өйдән чыгып киткәндә аның кая баруы, кайчан кайтачагы белән кызыксыныгыз. Балаларны таныш булмаган кешеләр белән сөйләшүдән тыегыз.
Әгәр дә якыныгыз хәтер чуалуы белән интексә, аның киеменә исемен, адресын, телефон номерын язып, тегеп куярга кирәк. Күп очракта югалучыларны тәүге 7 көн эчендә табалар. Әгәр дә явызлар кулына эләксәгез, бәдрәфкә, аптекага, кая булса да чыгарга сорап, үтеп баручылар аша туганнарга шалтыратырга тырышыгыз. Якынча булса да кая алып барырга җыенуларын хәбәр итегез.