Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
15 гыйнвар 2018, 16:58

Менә сиңа аракы!

Уфа шәһәрендә яшәүче дүрт ирне өй шартларында контрафакт исерткеч продукция ясап сатуда гаепләгәннәр.

Прокуратурадан хәбәр итүләренчә, алар арендага алган гаражда кер юу машинасында су һәм этил спиртын кушу белән шөгыльләнгәннәр. Тикшерү барышында гараждан шундый юл белән ясалган исерткеч эчемлекләр тутырылган 1,1 мең 5 литрлы баллон тартып алына. Алар аны аракы һәм коньяк дип атап 550-650 сумга сатканнар. Белгечләр әйтүенчә, бу эчемлекләр бернинди сыйфат стандартларына да туры килми. Экспертиза бу контрафактның хакын 2,2 млн. сумга бәяләгән. Гаепләнүчеләр гаепләрен таныган, җинаять эше Уфа шәһәренең Калинин район судына җибәрелгән.
Эльвира Усманова.
Читайте нас: