Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
15 гыйнвар 2018, 16:56

Әгәр эшкә эчеп килсәң...

РФ Дәүләт Думасына хезмәт урынында эчкән өчен эштән азат итү турында закон проекты кертелгән.

Документ җитәкчеләрнең кул астында эшләгән хезмәткәрләрен алкогольгә яки наркотикларга тест үтәргә җибәрү хокукын ныгыта. Бу процедураны үтәүдән баш тарткан хезмәткәрне эшеннән азат итә алалар.
Закон проектының авторлары – сенаторлар Татьяна Кусайко, Валерий Рязанский, Игорь Каграманян, Александр Башкин, Дәүләт Думасы депутаты Николай Говорин. Парламентарийлар тагын бер мәртәбә, РФ Хезмәт Кодексына ярашлы, хезмәткәрнең эш урынына исерек килеш килүе аны эшеннән бушатырга сәбәп булып торучы тупас тәртип бозу икәнен ассызыклый. Шул ук вакытта алар үз көчендә булган законнарда җитәкчегә хезмәт урынында эчкечелек һәм наркомания белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирүче механизмның булмавын да билгели.
Закон проектында билгеләнүенчә, алкогольгә һәм наркотикка тест үтү юлламасында дата һәм төгәл вакыт күрсәтелә, хезмәткәрнең имзасы белән аның кулына тапшырыла. Юлламаны алганнан соң хезмәткәр процедураны ике сәгать эчендә үтәргә тиеш. Аның баш тартуы исереклеген исбатлау булып исәпләнәчәк.
Руфина Таҗиева.
Читайте нас: