Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
31 Май 2025, 05:00

Ләвәшле иртәнге аш рецепты

Танылган аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан ләвәшле иртәнге аш рецептын тәкъдим итәргә булдык.

Ләвәшле иртәнге аш рецепты
Ләвәшле иртәнге аш рецепты

Кирәк булачак ингредиентлар: юка ләвәш, бәрәңге боламыгы, колбаса, яшел суган, сыр, майлау өчен – йомырка сарысы һәм бизәү өчен – көнҗет орлыгы.

Эчлек өчен ингредиентларны бергә салып болгатырга (боламык, шакмакмаклап туралган колбаса, яшеллек, эре угычтан уылган сыр). 

Ләвәшне кирәкле үлчәмдә кисеп чыгарга. Ләвәшкә эчлекне салырга һәм рулет итеп төрергә. Табаны майларга яки пергамент кәгазьгә җәяргә һәм рулетларны тезеп чыгарга. Аларны йомырка сарысы белән майларга, вак угычтан уылган сыр һәм көнҗет орлыгы сибәргә.

Рулетларны 200 градуска кадәр кызган духовкада 15 минут тотарга.

Шул ук рулетларны газ өстендә ике ягын да кыздырып алырга мөмкин.

Иртәнге аш әзер! Тәмле булсын!

Ләвәшле иртәнге аш рецепты
Ләвәшле иртәнге аш рецепты
Автор:
Читайте нас