8 нче сыйныфта укыганда Ульяновск шәһәренә экскурсиягә бардым. Башка әйбер алганым исемдә түгел, әмма үзебезнең суны сагынганга, чүмеч сатып алдым һәм юл буенда аккан чишмәдән рәхәтләнеп су эчтем.
Әти-әниебез шунда туып, шунда үскәнгә дә авылыбыз бик якындыр. Әтиебез Фаил Шәйдуллин Карл Маркс колхозында шофер булып эшләде, әниебез Финә Шәйдуллина алдынгы савучы булды.
Бала чагыбыз авылдашлар, яшьтәшләр белән бергәләп үтте. Әниләр янына фермага сыер савышырга йөри торган идек, ярыша-ярыша чөгендер, кукуруз утадык. Язлы-көзле сарык йоны алу көтеп алган бер йолага әверелә торган иде. 1 май бәйрәмендә яңгыр гына түгел, боз яуса да, үзебезнең Кызлар тавына менеп, җырлашып-көлешеп күңел ача идек.
Ә иртүк торып Рапатка мәктәпкә барулар, тирән чокыр (шундый урын бар юлда) хатирәләре күңелдә мәңгегә эз калдырдылар.
Биккенә балалары интернатта да бик дус яшәдек. Мичтә пешкән икмәк, миләш кайнатмасы белән кичке чәйнең тәме бүгенгедәй хәтердә. Без, Яна Биккенәлеләр, бердәм булдык, уңган булдык.
Нишләп бу хатирәләр яңарды дисезме? Сәбәбе бар аның. Туган авылым Яңа Биккенәдә авылдашлар “Авылымның айлы кичләре” исемле кечкенә бина ачтылар. Авылыбызда мәктәп, аннары клуб ябылгач, җыелышырга урын калмаган иде. Беседка төзү тәкъдимен авылда яшәүчеләр генә, түгел, читтәге якташлар да хуплап каршы алдылар. Ватсапта төркем ачылды, шундагы язмалар аша эшнең барышын барыбыз да күреп тордык.
Ачу тантанасында да әйтеп үттем, “Өмет” аша да тагын әйтәм: гомум эш халыкны берләштерде. Авылыбызга – җан, күңелләргә дәрт кергәндәй булды. Буа буендагы төзелешкә урамнар тутырып халык киткәнен күргәч, горурлык хисе уянды. Менә Азамат Бикташев Чакмагыштан материаллар кайтара, Илшат Муллаянов цемент белән ярдәм итә. Өстәл-эскәмияләрне Мәвләви Йосыпов бүләккә китерә. Авылыбызның балта остасы Мазап абыйның улы Сәлимов Альберт та, Уфадан кайтып, беседканың түбәсен яба. Фазылҗан Даутов мангал зонасын гына түгел, ә балалар өчен таганнар ясап кайтара. Рәмзис Гыйләҗев, Владик Гарифуллин, Венер Гарифуллин һәм башкалар күп көч салдылар. Рәйлә Гыйләҗева, Зөлфия Гарифуллина, Гүзәлия Шәйдуллина осталарны тәмле ризыклары белән сыйладылар.
Эшне оештыруны авылыбызның күркәм гаиләсе Гарифуллин Фларит һәм Гөлназ үз өсләренә алдылар.
Менә ачу тантанасы да килеп җитте. Кунакка олысы да, кечесе дә килде. Бигрәк тә авылыбызның күрке булган олы яшьтәге Рима апа Гыйльметдинова, Энҗе апа Әминева, Тәһлилә апа белән Венер абый Хәсәновлар, Флүрә апа белән Җәвит абый Вахитовлар бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Оештыручылар бик күркәм программа әзерләгәннәр. Йортның игелекле, имин булуын теләп Ришат Мингазов коръән укыды. Рапат авыл советы рәисе Ләбиб Гомәров актив катнашканнарга рәхмәт хатлары тапшырды.
Сыйныфташым Әнис Юсупов бәләкәйдән үк ат ярышлары җиңүчесе була торган иде. Аның сәләте улы Илдарга да күчкән. Илдар, атлар җигеп, балаларны бизәлгән арбаларда йөртте.
Әфидә Юсупова алып килгән сарык итеннән пылау пешерделәр, күчтәнәчләр белән тулган өстәлләр артында чәй бик тәмле булды.
Бик озак авылдашлар серләшеп-сөйләшеп утырдык. Искә алмаган вакыйгалар калмаган да кебек булды! Һәрбер авылдашыбыз тормышта үз юлын тапкан, күпме кеше, зур вазифалар башкарып, уңышларга ирешкән. Бәләкәй генә авылда үсеп, зур тормыш юлларында югалып калмаганбыз, Аллаһка шөкер!
Динә ГӘРӘЕВА-ШӘЙДУЛЛИНА,
Уфаның 53 нче мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары, Башкортстанның атказанган укытучысы.
Фото: https://proza.ru/