Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
21 август , 15:20

Сибай эшкуарыннан - 50 чыршы

«Атайсал» проекты кысаларында шәһәргә шәхси эшмәкәр Юрий Иванов шундый бүләк ясаган.

Сибай эшкуарыннан -  50 чыршы
Сибай эшкуарыннан - 50 чыршы

Бүгенге көндә Сибай шәһәрендә 12 үсенте - Ленин урамындагы 6 нчы мәктәп янындагы аллеяда, 28се Белов урамындагы аллеяда утыртылган инде. Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Азамат Юлдашбаев эшкуарга туган шәһәрен матуррак һәм уңайлырак итәргә омтылуы өчен рәхмәт белдергән.

Юрий Иванов сөйләгәнчә, зәңгәр чыршы үстерү-аның күптәнге мавыгуларының берсе:

- Кечкенә орлыктан яшел энәләрнең чыгуын күрү һәм бу искиткеч процесста катнашу - тынычландыра торган, уңай шөгыль. Шундый берничә зур ылыслы агач безнең Горняклар проспекты һәм Белов урамы буенча урнашкан кибет һәм сервис үзәге территориясен бизи.

Эшкуарлар ирле - хатынлы Юрий һәм Елена Ивановлар - «ЛяБисквит» кондитер производствосына нигез салучылар. Аларның гаилә бизнесы инде 16 ел эшли.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: