Барлык яңалыклар

Уфада көчле җил биш машинага зыян китергән

Ярый әле кешеләр имгәнмәгән.

Уфада көчле җил  биш машинага зыян китергән
Уфада көчле җил биш машинага зыян китергән

Синоптикларның көчле җил вәгъдә иткән фаразлары чынга ашты. Бүген иртән Уфада Калинин, Ленин һәм Октябрь районнарында  агачларның  һәм ботакларның  җилдән ауган дүрт  очрагы теркәлгән.  Нәтиҗәдә биш машинага зыян килгән,  дип хәбәрләр итә шәһәрнең  гражданнарны саклау идарәсенең матбугат хезмәтендә.

    Моннан тыш, Орджоникидзе районында җил Иске Турбаслы касабасында мәктәпнең спортзал түбәсеннән профнастилның бер өлешен йолкып алган. Бәхеткә, кешеләрнең берсе дә зыян күрмәгән. Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре начар һава торышы нәтиҗәләрен бетерү белән мәшгуль.

   Җилле һава торышы кичкә кадәр сакланачак, шуңа күрә  хәвефсезлек чараларын үтәргә кирәк:

  • агачлар, электр терәүләре, коймалар, реклама щитлары, зәгыйфь конструкцияләр янында булудан сакланырга кирәк;
  • автомобиль хуҗаларына парковка өчен агачлар, электр чыбыклары, ышанычсыз корылмалар булган участокларны сайламаска кирәк.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: