Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
27 апрель , 11:17

Бүген «Ватан көче» республика форумы узды

Бүген «Ватан көче» республика форумы узды
Бүген «Ватан көче» республика форумы узды

2021 елдан бирле Башкортстанда кече Ватанга ярдәм итү буенча “Атайсал” иҗтимагый проекты эшләп килә. Ул тормышка ашырыла башлаганнан бирле республика районнарында бик күп эшләр башкарылды.

Бүген Уфа шәһәрендә "Атайсал" проектының «Ватан көче - Сила отечества» республика форумы узды. Бу чара "Торатау" Конгресс Холлында үтте.

Журналистлар секциясендә Ватан сугышы каһарманы Гази Заһитовның Мәскәүдән кайткан сеңелесе Юлия Заһитова да чыгыш ясады. "Атайсал" проектын тагын да үстерү, күбрәк кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен матбугат, социаль челтәрләрдә чагылдыру мәсьәләләре каралды.

Бүген «Ватан көче» республика форумы узды
Бүген «Ватан көче» республика форумы узды
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: