Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
29 декабрь 2023, 13:57

Туристларны да җәлеп итәрлек булсын!

20нче декабрь көнне, буран булуына карамастан, Кунаккол авылында яшәүчеләр клубка ашыктылар:анда, алдан хәбәр ителгәнчә, җыелыш булырга тиеш. Бу турыда кемдер авыл чатыннан укыды, кемдер парк янында куелган мәгълүмат тактасыннан күрде. Көн тәртибендә төп сорау булып алдагы елда урындагы башлангычларга ярдәм итү – “ППМИ-2024” программасында катнашу иде.

Туристларны да җәлеп итәрлек булсын!
Туристларны да җәлеп итәрлек булсын!

 Җыелышны ачып җибәргән авыл старостасы 2023 нче елда бу программада катнашырга тырышуның уңышсыз булганын әйтте, ә шулай да бирешмәскә, тагын сынап карарга өндәде. Җыелышка чакырылган Кыңгыр-Мәнәвез биләмәсе башлыгы Марат Ринат улы Яхин да сүзне шушы юнәлештә алып барып, тагын катнашып карарга тәкьдим итте.  Шуны әйтеп китергә кирәк: сүз авыл уртасындагы 75.6 сутый урынны ял итү зонасына әйләндерү турында бара. Колхоз чорында күп еллар ат ихатасы булган бу урын ташландык хәлдә авылыбызны ямьсезләп тора иде. 2021 елда, җир статусы мәсәләсен хәл иткәннән соң, бик күп өмәләр ясап, хәтсез чүп-чар чыгарылды, ат абзарының ташлары икенче җиргә күчерелде. Шушы вакыттан башлап, авылыбызның иң актив кешеләре бик күп агачлар утырттылар, кайбер корыганнары урынына кабат утыртырга туры килде. Быелгы җәйдә чәчәк түтәлләре ясап, аларга су сибеп тордык, чүпләрен утадык. Апрель азагында уңган ир-атларыбыз күрше ихата белән ике арада профнастилдан койма койдылар. Ә инде сентябрь азагында паркның матур капкасы да булдырылды, аңа акчаны авылдашыбыз Мулланур абый Гарифуллинның улы Илдар бирде. Ул шушы ярдәме белән "Атайсал" программасында катнашты. Яхшы парк булсын өчен асфальт юллар, балалар мәйданчыгы, спорт мәйданы булдырылсын иде дип хыялланабыз. Шуңа күрә безгә хөкүмәттән ярдәм кирәк. Авыл уртасында матур ял урыны булу аның яшәвен дәвам итәргә этәргеч булыр, авылыбызга күбрәк кунаклар кайтыр, балаларга һәм яшьләргә буш вакытларын файдалы үткәрергә мөмкинчелек булыр дигән өметтә калабыз. Башкортстаныбызда соңгы елларда этнотуризмга зур игьтибар бирелә, безнең дә моннан читтә каласы килми. Чөнки авылыбызның табигате һәркемне сокландырырлык, ул туристларны да җәлеп итәрлек!  Әгәр дә инде паркта колхозчы йорт-музее да ясарга булдыра алсак, ул бит үткән буыннарның киләчәк буыннарга кыйммәтле бүләге булачак.

Рәзимә Хәкимова, Бишбүләк районы, Кунаккол авылы старостасы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: