Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
4 декабрь 2023, 18:27

"Төзелеш өчен җир" меңнәрчә буш участок тапкан

"Төзелеш өчен җир" проекты республикада 2020 елдан алып тормышка ашырыла.

"Төзелеш өчен җир" меңнәрчә буш участок тапкан
"Төзелеш өчен җир" меңнәрчә буш участок тапкан

Республика ведомствоара эш төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча "Төзелеш өчен җир" проекты 27 яңа җир участоклары һәм территорияләре белән тулыланды. Аларның гомум мәйданы 875 гектар тәшкил итә. Алар Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Борай, Гафури, Зианчура, Зилаер, Куергазы, Мәләвез, Чишмә районнарында, шулай ук Уфа һәм Күмертау шәһәр округларында урнашкан.
"Төзелеш өчен җир" проекты безнең республикада 2020 елдан алып тормышка ашырыла. Әлеге проект чикләрендә бүгенге көнгә 42 муниципаль берәмлектә торак йорт төзүгә яраклы 1546 буш участоклар ачыкланган. Шуларның 366сында төзелеш эшләре башланган. 2022 елда республикабыз "Туризм өчен җир" федераль программасы проектында катнаша. Ул инвесторларны җәлеп итәргә, җир ресурслары белән нәтиҗәле идарә итәргә һәм төбәк үсешенә булышырга һәм яңа эш урыннары булдырырга булыша.
2020 елдан башлап Башкортстан Республикасында ведомствоара эш төркеме торак төзелешенә файдаланырга яраклы җирләрне ачыклау буенча зур эшләр башкарган. Ачыкланган участоклар "Росреестр"ның публичный кадастр картасындагы "Төзелеш өчен җир" сервисында урнаштырыла.

БР хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: