Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
26 сентябрь 2023, 14:54

«Игелекле эшләр вакыты» хәйрия акциясе узды

«Игелекле эшләр вакыты» хәйрия акциясе узды
«Игелекле эшләр вакыты» хәйрия акциясе узды

Шушы көннәрдә Уфада «Мәрхәмәтле башкала» хәйрия фондының «Игелекле эшләр вакыты» хәйрия акциясе узды.

Проектның максаты - ятим балаларга һәм күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү. Акциядә катнашучы компанияләр балалар йортлары,ю һәм социаль үзәкләр өчен уенчыклар, киемнәр китерлеләр.

Хәйрия акциясендә катнашучылар бик күп әйберләр алып килделәр. Алар арасында уенчыклар, канцелярия товарлары, киемнәр, аяк киемнәре, көнкүреш химиясе, гигиена кирәк-яраклары, подгузниклар алып киләләр. Ул республиканың барлык балалар учреждениеләре, социаль приютларга бүленеп бирелә, матди хәлләре алама күп балалы гаиләләргә тапшырылачак.

- Бу акцияне үткәрү безнең өчен зур шатлык! Анда күп халык катнашты -кемдер җыеп тора, кемдер тикшерә, илтә. Һәркайсы ачык күңелле, ярдәмчелләр. Минемчә, мондый игелекле эштә катнашу,безгә китаплар, уенчыклар, мәктәп товарларын алган балаларга караганда да рәхәтрәк, куанычлырак», — ди бу акцияне оештыручы Геннадий Дюмин.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: