Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
1 август 2023, 20:52

Ришат Төхвәтуллин туган авылында хәйрия концерты куйган

Анда башка күренекле артистлар да катнашкан. 

Ришат Төхвәтуллин туган авылында хәйрия концерты куйган
Ришат Төхвәтуллин туган авылында хәйрия концерты куйган

БРның һәм ТРның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин ел саен үзенең туган авылы - Карамалы-Гобәйдә хәйрия концертын үткәрә. «Җәйге очрашулар-2023» дип аталган бу матур чара быел да бик матур узган. Бу бәйрәмгә авылдашлары гына түгел, күрше авыллардан, районнардан һәм хәтта шәһәрләрдән дә килгәннәр.

Билгеле булуынча, Ришат Төхвәтуллин «Атайсал – минем кечкенә Ватаным» проектында катнашып, дистә елдан бирле хәйрия кичәсен оештыра. Концертында җыелган акчалар изге эшкә, проектларга тотыла. Бу вакыт эчендә җырчы Карамалы-Гобәй авылында мәчет, балалар бакчасын, мәдәният йортын төзекләндерүдә үз өлешен керткән,шулай ук ул мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган берничә гаиләгә ярдәм иткән, дарулар алу өчен акча күчергән.

Ришатның туган авылында үткән хәйрия концертында шулай ук Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Марат Яруллин, Раяз Фасыйхов, Алия Карачурина-Төхвәтуллина һәм башка күренекле җырчылар катнашкан.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: