Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
7 июль 2023, 10:45

Тузан булмасын дисәгез

Өй җыештыру буенча киңәшләр.

freepik.com
Фото:freepik.com

*Матрасны тузансуырткыч белән чистартып торыгыз, анда микроорганизмнар, тузан талпаннары җыела. Өч-биш ай саен матрасны химчисткага бирү хәерле.

*Диван, карават астындагы тартмаларны чистартып торыгыз. Тузан ябык тартмага да җыела.

*Урын-җир япмалары да тузан чыгара. Сатин тукымадан тегелгән җәймәләр кулланыгыз. Табигый материаллар тузан җыймый.

*Бүлмәләрне 15-20 минут кына җилләтегез. Бу вакыт эчендә һава сафлана, тузан утырырга өлгерми. Тәрәзәләр гел ачык торса, саф һава урынына тузан кереп тулыр.

*Җиһазларны һәм пәрдәләрне тузансуырткыч белән чистартып торыгыз.

*Ишек төбендәге келәмне гел чистартыгыз. Тыштан кергән пычрак, тузан шунда җыела.

*Урамда йөреп кергән аяк киемен шунда ук сөртеп куегыз.

*Сезонлы киемнәрне вакуумлы пакетларда саклагыз. Сирәк ачыла торган шкафларга да тузан утыра.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: