Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
3 июль 2023, 18:25

Киемнән бетереп була

Тир исеннән котылу чарасы бар.

prigatour.ru
Фото:prigatour.ru

Кайчак мондый исне порошок белән юып бетереп булмый. Түбәндә берничә ысул тәкъдим итәбез:

*Сода. Киемне бераз юешләргә, сода сибәргә һәм 20 минутка калдырырга кирәк. Сода тәмсез исләрне үзенә сеңдерә. Соңыннан юып төшерергә кирәк.

*Савыт-саба юу чарасы. Киемне исле өлешен савыт-саба юу чарасы салып уарга һәм 20 минут тотарга кирәк, ул да начар исне ала.

*Лимон. Кул асты исләнгән булса, шул урынга 1 лимонны сыгып суын агызырга, шулай ук 20 минутка калдырырга киңәш ителә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: