Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
5 июнь 2023, 19:57

Ике дистәдән артык проектны финанслый

Дүртөйле районы фермеры Альберт Дәүләтбаев: "Мөмкинлек булганда, кешеләргә ярдәм итәчәкмен".

Ике дистәдән артык проектны финанслый
Ике дистәдән артык проектны финанслый

«Ярдәм — игелекле эшләр вакыты» рубрикасының чираттагы герое - Дүртөйле районында яшәүче фермер Альберт Рафаил улы Дәүләтбаев.

Ул үз районында 21 проектны тормышка ашыруда матди яктан ярдәм күрсәтә. Альберт Рафаил улы Суккүл авылында мәчет сала, мәдәният йортына ремонт ясый, хоккей тартмасы төзи һәм балалар өчен формалар сатып ала.

Шулай ук аның ярдәме белән Юкәлекүл авылында да мәчет барлыкка килә. Анда 10 гектар җиргә агачлар утыртыла. Ә Күккуян авылында су проблемасы хәл ителгән — хәзер авыл халкы артезиан чишмәсеннән тәмле су эчә. Җиңү көне алдыннан Альберт Рафаил улы ярдәме белән Мәмәдәл авылында мемориаль комплекс ачыла. Ә аллея янында спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. Хәзер мондагы балаларның волейбол һәм баскетбол уйный алырлык урыннары бар.

— Балалар тик ятарга тиеш түгел, спорт белән дус булып үссеннәр, - ди Альберт Рафаил улы. Альберт Дәүләтбаев туган районына киләчәктә дә ярдәм итәчәген белдерде. - Мин үз районымның проблемаларын яхшы беләм. Шуңа күрә мин моңа күз йомып кала алмыйм. Мөмкинлек булганда якташларыма кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкмен, - ди ул.

Ике дистәдән артык проектны финанслый
Ике дистәдән артык проектны финанслый
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: