Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
4 июнь 2023, 21:19

Изгелек җирдә ятмый

Бүздәк районында крестьян-фермер хуҗалыгын оештырган Ралиф Сәйфетдиновны якташлары иң уңган, җитез һәм ярдәмчел җитәкче итеп беләләр.

Изгелек җирдә ятмый
Изгелек җирдә ятмый

«Ярдәм – игелекле эшләр вакыты» проектының герое Ралиф Эльвир улы районның социаль учреждениеләренә, мохтаҗларга ярдәм итә, мобилизацияләнгәннәргә посылкалар җибәрә.

Былтыр, 2022 елда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ралиф Сәйфетдиновны «Инвестчас»ка чакырган. Республика җитәкчесе аның зур теплица комплексы төзү идеясен хуплаган. Фермер булу җиңел түгел, әлбәттә, эшләр дә гел син дигәнчә генә бармый. Теплицаны төзеп бетергәч, узган елның декабрь ахырында, кар күп яву сәбәпле, аның башы җимерелеп төшкән. Ләкин Ралиф бу сынауга бирешмәгән, теплицаны яңадан эшләргә керешкән.

- Миннән көлүчеләр күп булды инде, башкарып чыга алмас бу, диделәр. Юрист яшелчә үстерергә җыенган, диләр иде. Югары уңыш ала башлагач сөйләнүдән туктадылар. Мин үземне дөрес юлдан барам дип уйлыйм, чөнки күңел кушканча эшлим. Радий Фәрит улына зур рәхмәтемне белдерәм. Ул һәрвакыт тыңлаячак һәм мөрәҗәгать иткән кешене ярдәменнән калдырмаячак, - ди Ралиф Эльвир улы.

- Җиргә бер бөртек орлык чәчсәң, бер башак иген аласың. Туган авылыма ярдәм итү теләге мине тагын да тырышыбрак эшләргә көч бирә, илһамландыра. Фермерлык эшем яхшы дәвам итсә, авылдашларыма ярдәм итәр идем дигән сүзем бар иде, үземнән соң яхшы эш калдырасым килә, - ди эшкуар.

Ралиф Сәйфетдинов Бүздәк район дәваханәсенә даими ярдәм итеп тора. Стационарда дәваланучылар аның фермер хуҗалыгында үстерелгән яшелчәләрдән салатлар, ашлар һәм гарнирлар ашыйлар. Ул райондагы психоневрологик интернатны да азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора. Шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне һәм авыр тормыш хәлендә калганнарны да игътибарсыз калдырмый. Мәктәп балаларның бәйрәм чараларында спонсор буларак та ярдәм итә. Мәдрәсәгә дә ярдәм итә.

Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итүе турында аерым сөйләрлек. Киң күңелле, юмарт Ралиф Эльвир улы яу кырындагы егетләргә һәм аларның туганнарына да игътибарсыз калдырмый.

Шулай ук Бүздәк районында М.М. Шәйморатова исемендәге волонтерлар штабына алгы сызыкта торучы егетләребез өчен медикаментлар тапшырган. Шундый игелекле кешеләре белән Бүздәк районы горурлана.

Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм — игелекле эшләр вакыты» проекты «Башинформ» агентлыгы тарафыннан БР Башлыгының Грантлары Фонды ярдәме белән БР Башлыгының грантлары акчасына БР "Максат"башкорт яшьләр хәрәкәте" төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: