Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
3 июнь 2023, 15:58

Эшкуарлар Караиделгә җыелышты

Республиканың Караидел районында "Эшкуарлар сабантуе - 2023" үтте.

Эшкуарлар Караиделгә җыелышты
Эшкуарлар Караиделгә җыелышты

Әлеге чара Русиядә эшкуарлык көне һәм Башкортстан Республикасында "Атайсал" кече ватан өчен файдалы эшләр башкару елына багышланды. Чарада Аскын, Дуван, Караидел, Мишкә, Нуриман, Тәтешле районнары командалары катнашты.
Караидел районында икенче тапкыр үткән әлеге чарада йөздән артык эшкуар катнашты. Алар - бихисап милли проектлар инвесторлары.
БР эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Светлана Верещагина һәм "БРның кече һәм урта эшкуарлык үсеше агентлыгы" директоры Вадим Үтәшев сабантуйның абруйлы кунаклары булды.
Чарада катнашучылар үзара файдалы аралашты, тәҗрибәле эшкуарлардан яңа белемнәр алды. Көн буена эшкуарлар кулинария, спорт, иҗади бәйгеләрдә көч сынашты һәм нәтиҗәдә урыннар бүлеште. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
Аскин районы — иң интеллектуаль команда,
Тәтешле районы — иң зирәк команда,
Дуван районы — иң тату команда,
Караидел районы — иң көчле спорт командасы,
Нуриман районы — иң креатив команда,
Мишкә районы — иң иҗади команда.
Караидел районына эшлекле сәфәр кылу кысаларында чараны БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов та килеп күрде. Ул эшкуарлык объектларында булды. Мәсәлән "Һәр йортка җәен балыгы" аквафермасында, "Минем эшкуарлык" үзәгендә шулай ук Караидел авыл үзәк модель китапханәсендә булды. Соңгысында ул очрашуга җыелган эшкуарлар белән әңгәмәләште.
Бу көнне иң-иңнәргә бик күп бүләкләр тапшырылды.

Эшкуарлар Караиделгә җыелышты
Эшкуарлар Караиделгә җыелышты
Эшкуарлар Караиделгә җыелышты
Эшкуарлар Караиделгә җыелышты
Эшкуарлар Караиделгә җыелышты
Эшкуарлар Караиделгә җыелышты
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: