Барлык яңалыклар

Дуслык шунда беленә

Азатка авылдашлары ярдәмгә килде!

Дуслык шунда беленә
Дуслык шунда беленә

Азатка авылдашлары ярдәмгә килде!

 

“Барыгызга да мәгълүм, безнең Башкортстаннан бик күп егетләр СВОда хәрби бурыч үти. Кушнаренко районы Байталлы авылы егете, укучыбыз Азат Исламовта анда. Ул СВОга киткәнче арендага 10 гектар тирәсе җир алган иде. Кичә авыл егетләре жыелып шул мәйданга үлән чәчтеләр.

Илмир Галимов тракторын, чәчкечен бирде. Айрат Хәмитов чәчте.

 Филүс Газизов катоклап чыкты.  Сәмигуллин Артур белән Гарифуллин Рәзит чәчкечтә йөрде. Аграном Фәнис абый Зәйнетдинов чәчкечләрне көйләде, чәчү технологиясенең дөрес баруын күзәтте. Авылның яшь имам хатибы Нәзир Вәлиәхмәтов чәчү орлыгы ташып торды.

      Барлык егетләргә дә бу изге эш өчен зур рәхмәт”, дип яза  Кушнаренко Татарлары Конгрессы идарәсе рәисе И. Котдусов.

 Менә бит ул кешелеклек, ярдәмчеллек, авылдашлык көче! Батыр яуда беленә, дуслык авылдаш яуда вакытта беленә!

Бәрәкәтле туфракка төшеп, үләннәр куе булып үссен. Ә Азатка үзенә исән-сау кайтып, аны чабып алырга, бәрәкәтен күрергә насыйп булсын!

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: