Барлык яңалыклар

Авылдашлары аңа рәхмәтле

Туймазы районының Яңа Бишенде авылы халкы Раил Фәхретдиновны авылдашы, республиканың иң зур завод директоры итеп кенә түгел, ә киң күңелле һәм игелекле эшләр эшләүче кеше буларак та беләләр. Аның ярдәмендә авылда мәчет, заманча медпункт һәм мәдәният йорты, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл төзелгән.

Заманында Фәхретдиновлар яшәгән йорт ихатасындагы кое - авылда бердәнбер кое булган. Бөтен авыл халкы аларга суга йөргән. Хәзер инде Раил әфәнде авылдашларын сулы иткән. Башта аның ярдәме белән Яңа Бишендедә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл барлыкка килә. Сугышка бу авылдан 100 ир-ат чакырыла, аларның 40ы яу кырында һәлак була. Хәзер алар турында истәлек гранитта мәңгеләштерелгән.

2013 елда авылда яңа мәчет төзелә башлый. Бинага барлык коммуникацияләр китерелгән, идән дә җылытыла, шуңа күрә анда кыш көне дә уңайлы. Аны төзү 8 млн.сумга төшкән. Барлык чыгымнарны да Раил әфәнде үз өстенә алган. Хәзер авыл мәчетенннән халык өзелми, барысы аңа рәхмәтле. Биш елдан соң мәчет янында, иске агач клуб урынында күп функцияле заманча комплекс барлыкка килә, анда мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты урнаша. Район хакимияте кирәкле документларны рәсмиләштерергә, коммуникацияләрне кертергә ярдәм иткән. Шуңа күрә бинаны бер ел эчендә төзегәннәр.

Зур предприятие җитәкчесе булуына карамастан Раил Фәхретдинов әтисенең йортын да, туып-үскән җирен дә онытмый. Туган авылы чәчәк атсын өчен үз акчасын да жәлләми.

Авылдашлары аңа рәхмәтле
Авылдашлары аңа рәхмәтле
Авылдашлары аңа рәхмәтле
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: