Барлык яңалыклар

Авылында монумент төзеткән

Олег Миңлегалиев туган авылының киләчәк язмышы - Башкибаш турында борчыла. Ул Тәтешле районындагы бердәнбер Мари авылы.

Авылында монумент төзеткән
Авылында монумент төзеткән

Олег Миңлегалиев туган авылының киләчәк язмышы - Башкибаш турында борчыла. Ул Тәтешле районындагы бердәнбер Мари авылы. Олег әфәнде туган иленең тарихын, халкының мәдәниятен сакларга тырыша.

- Без мәктәп балалары арасында сораштыру үткәрдек. Укып бетергәч, монда бер генә кеше калырга тели. 19 бала авылдан чыгып китеп, башка җирләрдә төпләнергә уйлый. Бу бик кызганыч, - ди Олег Митрофанович.

 

Авыл мәктәбе дә ябылган. Кызганычка каршы, авыл халкы аны ябылудан саклап кала алмаган. Салкын кышларда ФАП һәм китапханә дә эшләүдән туктаган.

Бер бинада музей, ФАП һәм китапханә урнашкан. Болар барысы да кыш көне ябык булды. Эш шунда ки, бина җылытылмый. Фельдшер түзә алганча туңып утырды. Балалар китапханәгә йөри алмады. Без инде район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек, ләкин, кызганычка каршы, проблеманы хәл итү өчен бюджетта акча табылмады, - ди Олег Миннегалиев.

Олег Митрофанович башка төбәктә туса да, аның өчен Башкибаш авылы бик якын, аның бөтен балачагы шушы авылда үткән.

- Башкибашка узган ел 280 яшь тулды. Без бу датаны бәйрәм итүгә бөтен авыл белән әзерләндек, — дип сөйләде Олег Миңнегалиев.

Юбилейга авыл халкы музей ачарга һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә монумент төзергә планлаштыра.

- Башта без Тәтешле районының Мари милли-мәдәни автономиясен-“Көнчыгыш марилар” иҗтимагый оешмасын булдырдык. Һәм бергәләп музей төзергә һәм һәйкәл куярга карар ителде, - ди Олег Миңнегалиев.

Ул үзе турында, башкарган эшләре турында  мактанырга яратмый, гәрчә музей булдыру һәм һәйкәл төзү идеясе нәкъ аныкы булса да. Ә бу ике проект өчен акчаны авыл халкы үзләре җыйган.

- Барлык халыкка, шулай ук безнең авылдан чыккан кешеләргә хат яздык һәм акча җыя башладык. Нәтиҗәдә 255 мең җыелды. Калганын “Бердәм Русия” партиясе өстәде. Ә аннан инде районыбызда булган башка шундый ук һәйкәлләрне карадык һәм шундый ук проект төзедек. Авылның алты кешесе аеруча актив булды. Бу – Меныльян Сәйфетдинов, аның уллары Игорь һәм Андрей, шулай ук хатыны Лидия; Марат Иванов, Дәниф Габделхаков. Алар музейны оештыруда да, һәйкәл төзүдә дә актив катнашалар. Шулай ук без, танылган якташыбыз, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Халыклар Дуслыгы ордены һәм «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән, хәзерге мәрхүм Анатолий Ибраевич Ивановка мемориаль такта ачтык. Ул-данлыклы бригадир. Заманында аның бригадасы турында олы сүзләр бөтен районга гына түгел, ә бөтен республикага да яңгырады, — ди Олег Митрофанович.

 

Олег Миңнегалиев билгеләп үткәнчә, танылган якташыбызның улы Марат Иванов юбилей проектларын тормышка ашыруда актив катнашкан.

Ул үзе музей өчен һәр йортка кереп, соранып, экспонатлар җыйган. Нәтиҗәдә бик матур борынгы әйберләр коллекциясен тупланган.

Туган авылының юбилеена Олег Миңнегалиев аның тарихы турында китап чыгара.

Авылында монумент төзеткән
Авылында монумент төзеткән
Авылында монумент төзеткән
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: