Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
11 апрель 2023, 10:05

Изгелек җирдә ятмас

Светлана һәм Георгий Дунаевлар кебек уңган кешеләр хөрмәткә лаек. 

Изгелек җирдә ятмас
Изгелек җирдә ятмас

"Язмагыз безне! Әллә нәрсәләр эшләмәдек инде". Игелекле эшләр башкарган кешеләрдән еш кына шундый сүзләрне ишетергә туры килә.Алар, беренче чиратта, якыннары, туганнары, балалары, күршеләре, авылдашлары өчен тырышалар. Игелекле эшләр эшләгәннән соң, моның турында халыкка да җиткерергә кирәк дип санамый.

Кырмыскалы районының Королевка авылы халкы җыелышып зиратның коймасын төзекләндергәннәр. «Атайсал» хәйрия проекты һәм «Ярдәм — игелекле эшләр вакыты» проекты кысаларында бу эшнең инициаторлары булып Светлана һәм Георгий Дунаевлар тора.

- Зиратларны төзекләндерү һәм ата- бабаларыбызның каберләрен карау — бу игелекле эш, шуңа күрә без, тузган коймаларны күреп, битараф кала алмадык, - ди Георгий. - Бу зиратта безнең бабаларыбыз, туганнарыбыз җирләнгән. Минем туганнарым безнең шәҗәрәне өйрәнделәр. Әти – әниләренең тамырлары моннан башлана, бер бабай Кырымнан, икенчесе Ярославль өлкәсеннән күченеп килгән булган.

Дунаевлар элек шәһәрдә яшәгән, туган авылларына 10 ел элек күченеп кайтканнар, биредә зур хуҗалык алып баралар. Георгий игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнә, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, эре мөгезле терлек үрчетә. Аның хуҗалыгында 50 баш тирәсе.

Шундый зур дөньясын да көткән, авылда ярдәм итәргә дә өлгергән бу гаиләгә уңышлар телик.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: