Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
1 апрель 2023, 16:04

Изге эшләр берләштерә

Мәләвездә “Минем кече Ватаным – Атайсал” форумы үтте.

Башкортстан Башлыгы аппараты матбугат хезмәте.
Башкортстан Башлыгы аппараты матбугат хезмәте.

“Минем кече Ватаным – Атайсал” муниципальара бишенче форум Мәләвездә үтте. Ул республиканың көньягындагы ун район һәм дүрт шәһәр вәкилләрен берләштерде.

Республиканы тәртипкә китерү теләгеннән тыш, Башкортстан халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатында берләште. Шулай итеп, гуманитар ярдәм җыю “Атайсал” юнәлешләренең берсенә әйләнде.

“Без үзебезнең районнан ике зур гуманитар конвой җибәрдек. УАЗ һәм “Нива” машиналары сатып алдык, солдатларга шәхси җыелмалар җибәрдек. Урындагы халык та читтә калмый, һәркем үз өлешен кертергә тырыша”, – ди Күгәрчен районы хакимияте вәкиле Лилия Рәфыйкова.

Форумда тематик “түгәрәк өстәл”ләр һәм секцияләр эше оештырылды. Катнашучылар изге эшләрне тормышка ашыруда үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, республиканың һәр районында һәм шәһәрендә якташлар ассоциациясен булдыруның, аңа актив һәм инициативалы кешеләрне җәлеп итүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.

“Түгәрәк өстәл”ләр һәм тематик секцияләр эше тәмамлангач, форумның төп өлеше – пленар утырыш башланды. Дискуссия мәйданчыгының ачык форматта үтүе теләгән һәркемгә үз фикерен әйтү мөмкинлеген бирде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: