Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
30 март 2023, 13:58

Гимназиядә "Атайсалschool" проекты эшли

Гимназиядә "Атайсалschool" проекты  эшли
Гимназиядә "Атайсалschool" проекты эшли

Уфада "Смарт" республика полилингваль гимназиясендә "Атайсалschool" проекты эшли. Проектның максаты - гимназиягә битараф булмаган фикердәш укучыларны эзләү.

- Республика Башлыгы Радий Хәбиров 2023 елны Башкортстанда "Кече ватан өчен файдалы эшләр елы" дип игълан итте. Укучыларыбыз өчен Туган ил - безнең гимназия, монда алар үсешә һәм белем ала. Проект кысаларында 7-11 сыйныф укучылары мәктәп инфраструктурасының яңа объектларын булдыру яисә булганнарын үстерү, укыту-тәрбия эшен яхшырту буенча үз башлангычларын тәкъдим итә ала, - диде гимназия директоры Наил Әминев.

Проектта катнашу өчен укытучы-остаз һәм Укучылар советы әгъзалары җитәкчелегендәге командалар чакырыла. Җиңүче команда үз башлангычын тормышка ашыру өчен 500 мең сум грант алачак. Мәктәп директоры сүзләренчә, «АтайсалSchool» проектында 6 команда катнашырга теләк белдергән. Укучыларның планнарында мәктәп музее, спорт зонасы, релакс мәйданы булдыру, шулай ук музыка һәм биология кабинетларын җиһазландыру. Шунлый яхшы күңелле кешеләр булганда, туган ягыбыз тагын да ямьләнер, матурланыр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: