Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
29 март 2023, 05:11

Туып-үскән җирне онытмыйк!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2023 елны Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан итте.

Туып-үскән җирне онытмыйк!
Туып-үскән җирне онытмыйк!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2023 елны Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан итте Һәркем өчен Ватан зур әһәмияткә ия - бу кеше туган, үскән, гомеренең иң яхшы елларын үткәргән урын. Аның кечкенә бистә яки зур шәһәр булуы мөһим түгел – ул һәрвакыт иң яхшы, иң яраткан туган ягыбыз. Туган ягына битараф булмаганнар мәчетләрне, социаль һәм спорт объектларын төзекләндерүдә ярдәм күрсәтә. Илеш районы Рсай авылында туып-үскән Ләйсән Николаева, 2015 елдан башлап, «Сабантуй» милли бәйрәмен үткәргәндә финанс ярдәме күрсәтә, аның ярдәмендә 2022 елда «Алма» буасында су керү урыны төзекләндерелгән. Авылда тагын бер проект Ләйсән Рәфис кызы ярдәмендә балаларга заманча  спорт мәйданчыгы ачылган. Шундый кешеләрдән үрнәк алыйк, туган җиребезне онытмыйк!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: