Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
29 март 2023, 05:30

Башкортстан горурлыгы

Республика башлыгы Радий Фаритович Хабиров тарафыннан 2023 ел Башкортстанда – “Ватан өчен файдалы эшләр елы” дип игълан ителде. Туган төягебез өчен файдалы эшләр эшләргә дип теләк белдерүче якташларыбыз күп. 

Башкортстан горурлыгы
Башкортстан горурлыгы

Уфадан отставкадагы гражданнар авиациясе очучысы Рафаил Ягафәров һәр елгы туган ягы - Караидел районының Караяр авылы урта мәктәбенә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашырга һәм аларга бүләкләр тапшырырга "Соңгы кыңгырау"га килә. 37 ел очу стажы булган беренче класслы очучы ул. Уу елларын да исәпләсәк, очу стажы 40 ел тәшкил итә. Рафаил Габдрахман улы «Башкортстанның вертолет авиациясе тарихы» китабын яза. Аны май аена кадәр Гражданнар авиациясенең 90 еллыгына чыгарырга ниятлиләр. Рафаил әфәнде шулай ук туганнары белән быел җәй Абдулла авылында репрессияләнгәннәр истәлегенә обелиск ачарга җыена. Расланган исемлекләр буенча бу биш кеше, рәсми булмаган исемлекләр буенча алар күбрәк. Рафаилның картәтисе дә репрессияләнә. Алты ел сөргендә була. 1937 елда аның ике улын кулга алалар һәм атып үтерәләр. Башкортстан Рафаил Габдрахман улы кебек ачык күңелле, ярдәмчел кешеләре белән горурлана! Бүген Благовещен районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещен психоневрология интернатының 60 урынлы ике катлы яңа торак корпусын карады. Благовещенда психоневрология интернаты төзекләндерелә Учреждение хроник психик авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Интернат бөтен республикадан 400 кешегә хезмәт күрсәтә. Кайбер тәрбияләнүчеләр өлешчә, яки тулысынча үз-үзләрен хезмәтләндерү сәләтен югалткан һәм даими медицина тәрбиясенә мохтаҗ. Яңа корпус төзелешен үткән елның гыйнварында "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында башладылар. Федераль һәм республика бюджетларыннан 408 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Радий Хәбиров палаталарны, буфетны, ял итү зонасын һәм медицина постын карады, анда пультлардан һәм видеокамералардан бөтен мәгълүмат чыгарыла. Интернат директоры Айдар Әюпов яңа корпустагы беренче катның аз хәрәкәтле кешеләрне урнаштыру өчен билгеләнгән булуы турында сөйләде, барлыгы бүлмәләрдә 24 кеше яши ала. Икенче катта 36 өлкән кеше урнашачак. Һәр бүлмә персоналны чакыру төймәсе һәм видеокүзәтү белән җиһазландырылган. Монда, шулай ук, процедура бүлмәләре һәм социаль адаптация кабинеты җиһазландырылган, анда яшәүчеләрне үзләре турында кайгыртырга өйрәтәчәкләр. Икенче катта, пациентларның теләкләрен исәпкә алып, гыйбадәт залы ачканнар. Башкортстан Башлыгы яңа корпусның икенче чираты төзелешенә акча бүлеп бирүне йөкләде һәм республиканың социаль яклау учреждениеләрен модернизацияләүне дәвам итәчәген билгеләде. - Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге барлык мәсьәләләрне әкренләп хәл итәчәк, - диде Радий Хәбиров.

- Мондый учреждениеләрдә - безнең җәмгыятьтә иң яклаучысыз кешеләр. Һәм аларга, һичшиксез, ярдәм итәргә, нормаль шартлар булдырырга кирәк. Яңа корпус - дәвалау һәм яшәүнең ничек оештырылырга тиешлеге мисалы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: