Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
19 февраль 2023, 13:58

Үзәк эшли, мәктәп төзелә

Урал аръягында тормыш ничек бара?

Үзәк эшли, мәктәп төзелә
Үзәк эшли, мәктәп төзелә

Урал аръягында тормыш ничек бара?

 

 

Андрей Назаров Сибайга эшлекле сәфәр белән баргач, «Урал аръягы» клиника-диагностика инфекцион үзәгендә дә булды. Премьер-министр педиатрия бүлекчәсе корпусы белән танышты: палаталарга керде, пациентлар һәм табиблар белән танышты.


- Сибайдагы инфекция үзәге зур мәгънәгә ия. Биредә бөтен Урал аръягы (300 меңнән артык) халкы дәвалана. Яңа үзәк бер елга якны эшли. Табиблар һәм пациентлар аңа нинди бәя бирә, белеп торырга кирәк, — диде Андрей Назаров.
«Урал аръягы» үзәгендә ачылган көннән башлап, 1200гә якын пациент ярдәм алган.
Хөкүмәт Рәисе шул ук  көнне  Баймак районының Иске Сибай авылында 375 урынлык мәктәп төзелеше белән дә танышып чыкты.


 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: