Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
17 февраль 2023, 21:25

"Атайсал" проекты үсештә

17 февральдә республикабызның Туймазы шәһәрендә "Минем кече ватаным - Атайсал" муниципаль форумы үтте.

"Атайсал" проекты үсештә
"Атайсал" проекты үсештә

Форумда БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев, Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Ярмәкәй, Дәүләкән, Туймызы, Чакмагыш, Шаран районы вәкилләре катнашты.
Билгеле булуынча, "Атайсал" җәмәгатьчелек проекты БР җитәкчесе Радий Хәбиров инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Проектта кече ватанга меценатлар ярдәмен күрсәтүне системага салу күзаллана. 2023 елда игълан ителгән Кече ватанга файдалы эшләр башкару елы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән "Атайсал" проектының дәвамына әверелде.
Урал Килсенбаев белдерүенчә, "Атайсал" проекты актив үсештә һәм ул тагын да ныграк әһәмиятлегә әверелде. Биредә сүз махсус хәрби операция, сугышчан бурычларын башкаручы Башкортстан хәрбиләре һәм аларга ярдәм күрсәтүче Башкортстанда яшәүчеләр турында бара. "Атайсал" проектында гади авыл әбиләреннән алып эре эшкуарларга кадәр катнаша. Кемнәрдер оекбаш-бияләй бәйләсә, кемнәрдер йөк машиналарына кадәр озата.
"Минем кече ватаным - Атайсал" зональ муниципаль форумнар циклы 18 ноябрьдә Аскында башланды. Форумның икенчесе Кырмыскалыда үтте.
Йомгаклар 5 майда Уфада үтүче форумда ясалачак. Бүгенге көндә бик күп проектлар тормышка ашырыла. Аларның гомум суммасы 1 млрд. сумнан артып китә. Бу тулысынча республика халык инициативасы.

"Башинформ" буенча.

"Атайсал" проекты үсештә
"Атайсал" проекты үсештә
"Атайсал" проекты үсештә
"Атайсал" проекты үсештә
"Атайсал" проекты үсештә
"Атайсал" проекты үсештә
"Атайсал" проекты үсештә
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: