Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
16 февраль 2023, 12:59

Туган якка ярдәм

Кече Ватанына ярдәм итүчеләр бездә күпме?

https://admkarm.bashkortostan.ru
https://admkarm.bashkortostan.ru

2023 ел Башкортстанда “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы” дип игълан ителде. Ул 2021 елда башланган “Атайсал” проектының дәвамы дисәк тә була. Аларның икесен дә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров тәкъдим итте.

Әйтергә кирәк, “Атайсал” проекты кысаларында ике елда 13,5 мең файдалы эшләр башкарылган. Һәрберсе артында аерым кешеләр хезмәте тора.

Мәсәлән, Кырмыскалы районыннан Михаил Васильевич Малюшин 5 яшендә әнисе белән Якутиягә күченсә дә, кече Ватаны турында онытмый. Ул – гомерен су транспортларына багышлаган кеше, Русия академиясенең табигый фәннәр докторы, техник фәннәр кандидаты, билгеле преподаватель. Аның финанс ярдәмендә 6 китап бастырылган. Алар арасында Кырмыскалы районында туып үскән Бөек Ватан сугышы геройлары һәм Подлуб мәктәбе турында китаплар да бар. Ул туган авылының мәктәп сыйныфларын, балалар бакчасын, авыл китапханәсе биналарын ремонтларга ярдәм иткән.

Рафаил Сәет улы Нөрмөхәммәтов исеме дә Кырмыскалы халкы өчен таныш. Ул меценат-нефтьче буларак туган районына күп еллар ярдәм итә.

Республикада мондый кешеләр булуы шатлыклы.

Әйткәндәй, 17 февральдә “Атайсал” проектында катнашучылар Туймазы шәһәрендә очрашачак. Анда “Минем кече Ватаным – Атайсал” өченче муниципаль форум үтәчәк.

 

https://admkarm.bashkortostan.ru
https://admkarm.bashkortostan.ru
https://admkarm.bashkortostan.ru
https://admkarm.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: