Уфада " Бердәмлектә - көч!» республика форумы үтте

Форум эшендә 250-дән артык кеше катнашты.

Уфада " Бердәмлектә - көч!» республика форумы үттеУфада " Бердәмлектә - көч!» республика форумы үтте
Уфада " Бердәмлектә - көч!» республика форумы үтте
2026 елның 15 июлендә Уфада, «Торатау» Конгресс-холлында «Бердәмлектә – көч!» республика форумы үтте. Республика башлыгы гранты һәм Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге ярдәмендә «Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыручылар булды. Чара Русия халыклары бердәмлеге елына багышланды.
Форум эшендә республиканың муниципаль берәмлекләре, республика дәүләт органнары һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, традицион конфессияләр лидерлары, Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге һәм «Ватанны саклаучылар» фонды әгъзалары, шулай ук СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре, барлыгы 250-дән артык кеше катнашты .
Катнашучыларны республика башлыгы исеменнән республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Данияр Абдрахманов сәламләде. Хәер-фатиханы Русиянең югары мөфтие, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Башкортстан митрополиясе башлыгы, Рус Православие Чиркәвенең Уфа епархиясе идарәчесе, Уфа һәм Башкортстан митрополиты Филарет бирде.
Форумның төп максаты - милләтара татулыкны ныгыту һәм деструктив мәгълүмати йогынтыга каршы көрәштә уртак алымнар эшләү.
Пленар өлештә экспертлар һәм иҗтимагый оешмалар лидерлары республикада экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору системасы, 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашырганда милли-мәдәни берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышты, шулай ук СВОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен  М.Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы һәм «Ватанны саклаучылар»фондыннан ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен тикшерде.
«Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы», «Русия халыклары ассамблеясе» , «Ватанны яклаучылар " фонды  һәм М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды.
"Русия һәрвакыт көчле булды һәм халык бердәмлеге аркасында җиңде. Бүген дошман мишень итеп иң нечкә һәм зәгыйфь максатны сайлый - безнең халыклар арасында чөй кагарга тырыша. Әмма гасырлар буена руслар, башкортлар, татарлар һәм башка йөзләгән халык вәкилләре тыныч яшәгән Башкортстанда бу провокацияләрнең нигезе юк», — диде форумны башлап җибәрүчеләрнең берсе, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов. 
Форумда шулай ук республикада милләтара татулыкка өлеш кертүче һәм СВО катнашучыларына ярдәм күрсәтүче җәмәгать эшлеклеләрен, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр.
Форум нәтиҗәләре буенча катнашучылар бертавыштан тарихи  «Башкортстан халыкларына мөрәҗәгать»  кабул иттеләр. Анда рухи лидерлар, җәмәгатьчеләр һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары якташларын провокацияләргә бирешмәскә, күп гасырлык дуслыкны истә тотарга һәм бергәләп туган республиканың һәм бөтен Русиянең киләчәген якларга өндәде.
 
Безнең көч – бердәмлектә генә!
 
Фото: БР Дәүләт Җыелышының матбугат хезмәте.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас