III Бөтенрусия балалар фольклориадасына санаулы көннәр калды

2026 елның 23 июненнән 27 июньгә кадәр Башкортстан башкаласы III Бөтенрусия балалар фольклориадасын кабул итәчәк. Төп чаралар 24 июньнән 26 июньгә кадәр узачак.

III Бөтенрусия балалар фольклориадасына санаулы көннәр калдыIII Бөтенрусия балалар фольклориадасына санаулы көннәр калды
III Бөтенрусия балалар фольклориадасына санаулы көннәр калды

2026 елның 23 июненнән 27 июньгә кадәр Башкортстан башкаласы III Бөтенрусия балалар фольклориадасын кабул итәчәк. Төп чаралар 24 июньнән 26 июньгә кадәр узачак.

Федераль проект «Халык иҗаты – балаларга» программасы кысаларында Русия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның төп максатлары – мәдәни багланышларны ныгыту, Русия халыкларының гореф-гадәтләрен популярлаштыру, яшь буынны халык иҗатына җәлеп итү, сәләтле башкаручылар эзләү, шулай ук иҗади диалог һәм тәҗрибә уртаклашу өчен җирлек булдыру.

Русия дәүләт халык иҗаты йорты үткәргән конкурс нәтиҗәләре буенча Фольклориадада катнашу өчен илнең 80 төбәгеннән 10 яшьтән алып 18 яшькәчә булган талант ияләре чакырылган. Чарада барлыгы 78 иҗат коллективы һәм 8 солист катнашачак. Барлыгы 1100 кеше.

Башкортстан республикасын 3 иҗат коллективы һәм 2 солист тәкъдим итәчәк. Менә алар:

Рәми Гарипов исемендәге 1 нче Башкорт республика гимназия-интернаты каршында (Уфа шәһәре) эшләп килүче Әдигам Искужин исемендәге үрнәк курайчылар ансамбле. Җитәкчесе - Васил Баймурзин, БР Дәүләт курайчылар ансамбле артисты. Коллектив борынгы башкорт көйләрен - озын, лирик, бию һәм сугыш маршларын башкара, милли инструментның борынгы яңгырашын саклый;

Уфа районының «Дарман» үрнәк халык биюләре ансамбле. Җитәкчеләре - Роберт һәм Алинә Хәмидуллиннар. Коллектив милли традицияләрнең, башкару манераларының һәм аутентик костюм белән уникаль ярашуы белән билгеле;

Күмертаудан "Зоренька" рус җыры үрнәк ансамбле (җитәкчесе – Ирина Кувшинова) үзенең концерт программасы кысаларында Брянск, Курск һәм Оренбург өлкәләренең диалектларын һәм башкару манераларын яңартып, Русия төбәкләренең җыр мирасын өйрәнүне күрсәтә;

Куергазы районыннан 13 яшьлек Әнвәр Вахитов. Җитәкчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Бабенко. Яшь башкаручы «Озын көй» стилен һәм күкрәк тавышын чыгаруның уникаль манерасын оста белә;

Бакалы районыннан 15 яшьлек музыкант Азамат Ханнанов. Аның башкаруында тамактан җырлау белән бергә курай яңгыраячак.

Бөтенрусия балалар фольклориадасы 2022 елдан башлап үткәрелә һәм илнең мәдәни вакыйгалары арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Бу уникаль платформа, анда Россиянең барлык почмакларыннан килгән 10 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшь талантлар үзләрен күрсәтү, үзләренең иҗади потенциалын ачу һәм Русиянең халык мирасы байлыгын тәкъдим итү мөмкинлеге ала.

I Бөтенрусия балалар фольклориадасы 2022 елда Чувашия Республикасында узды һәм анда 76 төбәк һәм 1100 катнашучы катнашты. II Бөтенрусия балалар фольклориадасы 2024 елда Татарстан Республикасында уңышлы узды. Анда 80 төбәк вәкиле һәм 1183 яшь талант катнашты.

Фестивальне ачучы төп вакыйга 24 июньдә Уфаның Совет мәйданында 18:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр узачак. «Башкортостан» дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда матур тамаша булачак.  Дуслык әйлән-бәйләне, катнашучыларның тантаналы парады узачак.

25 июньдә  Совет мәйданында төрле төбәкләрдән килгән 40 фольклор ансамбле катнашылыгында масштаблы концерт узачак. Шулай ук 25 июньдә 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Первомайский» мәдәният һәм ял паркында, «Демский» мәдәният һәм ял паркында, и.Якутов исемендәге паркта, шулай ук «Волна» скверында коллективлар һәм Фольклориада солистлары катнашында концерт программалары күрсәтеләчәк.

Фольклориада кысаларында эшлекле программа да каралган. " Фольклор һәм балалар. Традицияләр аша бердәмлеккә" дип исемләнгән конференция «Торатау» Конгресс-холлында узачак һәм Русиянең фольклор, этнография һәм педагогика өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләрен җыячак. Конференциянең максаты - бала шәхесен үстерүдә фольклорның ролен аңлау, яшь буынга мәдәни мирасны тапшыру һәм халык иҗаты аша җәмгыять бердәмлеген ныгыту. Катнашучылар халык традицияләрен өйрәнү һәм саклауның актуаль проблемалары турында фикер алышачаклар, фольклорны мәгарифкә кертү буенча фәнни казанышлар һәм тәҗрибәләр белән таныштырачаклар.

III Бөтенрусия балалар фольклориадасына санаулы көннәр калды
III Бөтенрусия балалар фольклориадасына санаулы көннәр калды
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас