Уфада балалар фольклориадасы үтәчәк

Республика дәүләт концерт залында тантаналы старт бирелде - III Бөтенрусия балалар фольклориадасына 35 көн калды.

Уфада балалар фольклориадасы үтәчәкУфада балалар фольклориадасы үтәчәк
Уфада балалар фольклориадасы үтәчәк
Символик исәпне В.Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йорты директорының беренче урынбасары Андрей Беляев һәм БР мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов эшләтеп җибәрде.
— Уникаль проектка - Бөтенрусия балалар фольклориадасына бер ай вакыт калды. Аның Башкортостанда үтүе символик мәгънәгә ия, - дип билгеләде Андрей Беляев.
Аның сүзләренә караганда, балалар фольклориадасын уздыру идеясе нәкъ менә безнең республикада, Бөтендөнья фольклориадасыннан соң туган:
- Фестиваль шартлары буенча безнең илне бер коллектив кына тәкъдим итә ала иде. Һәм без уйга калдык,безнең ил шундый бай, шулкадәр үзенчәлекле мәдәниятләр. Нигә үзеңнең аерым фольклориадаңны булдырмаска, анда Русиянең барлык күп төсләре тәкъдим ителәчәк. Бу фольклориада балалар фольклориадасы булса, бик яхшы. Аның төп үзенчәлеге шунда ки, илебез мәдәниятен балалар күрсәтә. Өлкәннәр коллективларының чыгышын караганда, без профессионалларны бәялибез, ә балалар чыгыш ясаганда сәхнәдә барган хәлләргә мәхәббәт хисе тоябыз. 
БР мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов билгеләвенчә, мондый мөһим вакыйганы кабул итү республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык:
- Без зур бәйрәм көтәбез, Русиянең атказанган артистлары, республикабыз йолдызлары чыгыш ясаячак. Безгә 80 төбәктән меңнән артык бала килергә тиеш. Бу зур җаваплылык һәм зур ышаныч. Һәм, әлбәттә, бу балаларыбызга төрле халыкларның мәдәни байлыгы белән танышырга, тәҗрибә уртаклашырга, үз осталыкларын яхшыртырга һәм гореф-гадәтләребезне алга таба үстерү һәм саклау өчен илһам алырга мөмкинлек бирә, бу Русия халыклары бердәмлеге елында аеруча актуаль.
Чара кысаларында «Башкортостан» ДКЗ сәхнәсендә республиканың иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар вокаль-хореография студиясе чыгышы музыкаль бүләк булды. Концерт залы каршындагы ачык мәйданда барлык теләүчеләр өчен биюләр һәм күңелле уеннар белән матур фольклор программасы үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, Беренче Бөтенрусия балалар фольклориадасы 2022 елда Чуваш Республикасында узды, анда 76 төбәктән яшь талантлы катнашучылар җыелды. 2024 елда Татарстан үзендә кабул иткән икенче фольклориада тагын да күбрәк катнашучыларны — Русиянең 80 субъектыннан меңнән артык яшь талантны җәлеп итте.
23 июньнән 27 июньгә кадәр республикада III Бөтенрусия балалар фольклориадасы узачак. Быел оештыру комитеты үз төбәгенең фольклор традицияләрен үзләштерүче 78 иҗат коллективын һәм сигез солистны билгеләде. Башкортстан Республикасын фольклориадада биш катнашучы тәкъдим итәчәк. Алар арасында өч иҗат коллективы бар: Уфадан үрнәкле курайчылар ансамбле, Шамонино авылыннан үрнәкле «Дарман» халык биюе ансамбле, Күмертаудан үрнәк рус җыры ансамбле «Зоренька» һәм ике башкаручы: Бакалы районыннан Азамат Ханнанов (курай һәм тамак белән җырлау), Куергазы районыннан Әнвәр Вахитов (халык җырлары).
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас