

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Пирогов исемендәге университеты Гастроэнтерология һәм диетология кафедрасы ассистенты, медицина фәннәре кандидаты Ольга Титова кара кофега күчүнең файдасы турында сөйләгән. Сөтле кофе бөтен кешегә дә туры килми икән.
«Бу очракта кофены сөтсез эчү яхшырак һәм кальцийны үсемлек ризыкларыннан (кунжут, чикләвекләр) яки витаминнардан алырга була», – дигән ул.
«Әгәр артык авырлык һәм канда глюкоза күләме белән проблема, метаболик синдром, 2 типтагы инсулинрезистентлы шикәр диабеты бар икән, сөтле кофены аерым ризык буларак кабул итәргә кирәк. Ә иң яхшысы – кофены сөтсез эчү, чөнки организмда углеводлар алмашын тигезләргә кирәк, ә сөт шикәре – ул шул ук углевод», – дигән табиб.
Фото: ru.pinterest.com.