

Кан басымы күтәрелсә нишләргә?
Пульс ешаеп, кан басымы кинәт югары күтәрелсә, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. Ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче түбәндәге күрсәтмәләрне үтәү зарур:
Барлык эшне калдырып торырга;
Утны сүндерергә, артык яктылык булмаска тиеш;
Киемнең алгы төймәләрен ычкындырырга;
Бүлмәне җилләтергә;
Креслога утырырга;
Аякны җылы суга тыгып торырга;
Әкрен генә суларга;
Баллы чәй эчәргә.
Нәрсә эшләргә ярамый:
Кисәк торып китәргә;
Ятарга, иелергә;
Физик көч кулланырга;
Табиб билгеләмәгән даруларны эчәргә.