Файдалы киңәшләр
26 Сентября , 16:47

Баланы мәктәпкә озатканда иртәнге ашны ни­чек дөрес һәм файдалы итеп әзерләргә?

Медицина про­филактикасы үзәге белгече Диләрә Бариева, балалар­ны яшьтән үк яшелчә ашар­га өйрәтергә киңәш итеп, иртәнге аш өчен берничә меню тәкъдим итә. 

Баланы мәктәпкә озатканда иртәнге ашны ни­чек дөрес һәм файдалы итеп әзерләргә?Баланы мәктәпкә озатканда иртәнге ашны ни­чек дөрес һәм файдалы итеп әзерләргә?
Баланы мәктәпкә озатканда иртәнге ашны ни­чек дөрес һәм файдалы итеп әзерләргә?

1. Озак пешә торган яр­малардан ботка (карабо­дай, киноа, озак пешә тор­ган солы, бодай) + файдалы майлар (чикләвек яки ак май, зәйтүн мае) + сезонлы яки туңдырылган җиләк-җимеш. 

 

2. Майлы эремчек яки тәмләткечләр салынма­ган йогырт + сезонлы яки туңдырылган җиләк-җимеш. 

 

3. Эремчектән пешерелгән коймак (сырник) яки ярмалардан (борай, дөге, бодай) әзерләнгән запекан­ка. Шикәр урынына хөрмә, өрәңге яки топинамбур сиро­бы кулланырга мөмкин. Әзер ризыкны бал, җиләк-җимеш, тәмләткечләр салынмаган йо­гырт белән дә ашарга була. 

 

4. Ипигә май яки йомшак сыр ягылган, салат яфрагы һәм помидор куелган бутер­брод. 30 минуттан соң җиләк- җимеш кабып куярга мөмкин. 

 

5. Җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм үсемлек «сөте» (ко­кос, дөге һ.б.) яки су салып, блендер ярдәмендә бутап ясалган эчемлек (смузи). 

 

6. Борай, дөге, бодай оныннан коймак. Шикәр уры­нына хөрмә, өрәңге яки топи­намбур сиробы салырга була. Бал, җиләкләр, табигый йо­гырт, яшелчәләр белән ашар­га киңәш ителә. 

 

Баланың игътибарын, баш мие активлыгын киметә торган, аллергия китереп чы­гару, иммунитетны төшерү ихтималы булган ризыклар: 

 

– ак шикәр, шикәр кулла­нылган ризыклар; 

 

– югары сортлы бодай оныннан әзерләнгән ризыклар; 

 

– сосиска, колбасалар; 

 

– тәмләткечләр салынган йогыртлар һәм сөт ризыкары; 

 

– шоколад, кәнфит, печенье; 

 

– манный боткасы; 

 

– чипсылар; 

 

– соклар. 

Фото: amic.ru. 

Баланы мәктәпкә озатканда иртәнге ашны ни­чек дөрес һәм файдалы итеп әзерләргә?
Баланы мәктәпкә озатканда иртәнге ашны ни­чек дөрес һәм файдалы итеп әзерләргә?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас