Файдалы киңәшләр
23 Сентября , 13:31

Блогер Айгөл Тимердән ипи рецепты

Уңган хуҗабикәләр блокнотына шәп рецепт. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Блогер Айгөл Тимердән ипи рецептыБлогер Айгөл Тимердән ипи рецепты
Блогер Айгөл Тимердән ипи рецепты

Кирәк булачак:
450 гр яшел карабодай
1 чай кашыгы тутырып тоз
1 стакан тутырып су
50 җитен (лён) орлыгы. Бик файдалы, шуңа һичшиксез салырга кирәк.
Кабак төше, көнбагыш орлыгы салсагыз да яхшы.

Эш тәртибе:
1. Яшел карабодайны 8-12 сәгатькә суга салып торасыз. Аннары бик яхшылап су астында юасыз.
2. Тоз һәм су салып, яхшылап блендр белән ваклыйсыз.
3. Җитен орлыгы салып, тагын берничә тапкыр ваклап аласы була.
4. Аннары барлык калган орлыкларны да салып болгатасы.
5. Ипи пешерә торган савытка камырны салып куясыз.
6. Күпергәнче җылы урында тотасыз. Минеке 12 сәгатьләп күперде. Бер пешергәндә 4-5 кенә сәгать тоткан идем, бөтенләй күпермәгән ипи пеште. Шуңа күрә, курыкмыйча 12 сәгатьтән дә әзрәк тотмагыз! Мин батарея өстенә үк куйдым. Яшел карабодай шулай үзлектән бактерияләр җыеп, чүпрә кебек әчергә сәләтле дип укыдым.
7. 180 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 1 сәгать тирәсе пешерәсез.

Бик файдалы һәм тәмле ипи килеп чыга. Аерым закваскалар ясыйсы да, аласы да юк. Пешерү бер тәүлек вакытны ала. Иртән карабодайны суга саласың, кич камырын ясап күперергә куясың, иртән пешерәсең. Яки кич суга салып калдырасың, иртән күперергә куясың, төнгә пешерәсең.
Бик җайлы эшләнә!

Блогер Айгөл Тимердән ипи рецепты
Блогер Айгөл Тимердән ипи рецепты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас