Файдалы киңәшләр
21 Сентября , 14:24

Катык кемнәргә зыянлы?

Катык кемнәргә зыянлы?Катык кемнәргә зыянлы?
Катык кемнәргә зыянлы?

Катыкның файдасы һәм зыяны турында. 

Катык җиңел үзләштерелә, эчәклек микрофлорасын җайга сала.

Ул җиңелчә эч йомшарткыч үзлеккә ия.

Катык аеруча колит, энтерит, хроник эч кату һәм гастрит булганда файдалы.

Аның составындагы кислоталар йөрәкнең ишемия авыруларын кисәтергә ярдәм итә.

Катык матдәләр алмашын җайга сала, бит тиресен матурлата, пигментлы таплардан коткара. 

Әчи башлаган катыкны ашарга ярамый. Мондый катык бигрәк тә эрозияле гастрит, ашказаны җәрәхәте, ашказаны согының кислоталылыгы югары булган кешеләргә зыянлы.

Үт юлында таш булган, панкреатит, гепатиттан интеккән кешеләр әчегән катык белән сак булсын. 

Интернет челтәреннән. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас