Файдалы киңәшләр
15 Сентября , 05:56

АЛМА-ДАРЧИНЛЫ КЕКСЛАР

Көз җиткәч, өйгә тәмле алма һәм дарчин исе таралуы үзе бер рәхәт. Бу кексларны әзерләү җиңел, ә тәме – йомшак, җылы.  

АЛМА-ДАРЧИНЛЫ КЕКСЛАРАЛМА-ДАРЧИНЛЫ КЕКСЛАР
АЛМА-ДАРЧИНЛЫ КЕКСЛАР

Кирәк булачак:

  • 2 алма
  • 2 йомырка
  • 100 г шикәр комы
  • 100 мл үсемлек мае
  • 150 мл сөт
  • 250 г он
  • 1 чәй кашыгы разрыхлитель
  • 1 чәй кашыгы дарчин
  • бер чеметем тоз
  • теләсәгез – бер уч чикләвек яки шоколад кисәкләре

Әзерләү:

  1. Алмаларны юып, вак шакмакларга турагыз (теләсәгез, кабыгын калдырырга да була).
  2. Йомыркаларны шикәр белән яхшылап болгатыгыз.
  3. Сөт һәм май өстәп, тагын бер кат болгатыгыз.
  4. Он, көпшәкләндергеч, тоз һәм дарчин салып, йомшак камыр ясагыз.
  5. Камырга алма кисәкләрен (һәм теләсәгез чикләвек яки шоколад) кушыгыз.
  6. Кечкенә формаларга бүлеп салыгыз.
  7. 180 °C кадәр җылытылган мичтә якынча 25-30 минут пешерегез.

Кечкенә генә лайфхак: Өстенә шикәр пудрасы сибеп яки эретелгән шоколад белән бизәп куйсаң, кекслар тагын да матуррак күренә.

Бу рецептны көзге каникуллар, мәктәптән соң чәй эчү яки дуслар белән очрашу өчен дә әзерләргә була.

Фото: «Ялкын». 

АЛМА-ДАРЧИНЛЫ КЕКСЛАР
АЛМА-ДАРЧИНЛЫ КЕКСЛАР
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас