

Кирәк:
500 г коры фасоль
750 г суган
750 г кишер
750 г баллы борыч
2 кило чамасы помидор
0,5 стакан май
1,5 аш кашыгы тоз
100 г шикәр комы
30 г аш серкәсе (9%)
Тураганчы, пешергәнче, якынча 3 сәгать вакыт уза. Кухонный комбайн булса, тизрәк, әлбәттә.
Иң башта фосольне юып, 1 сәгатькә салкын суга салып торабыз. (Минем кайчагында төне буена да калгалый). Аннары суын түгеп, яңа суда йомшарганчы пешерәбез. Ләкин изелеп үк бетмәсен. Пешергәндә суга бераз тоз да кушарга кирәк. Ак фасоль дә, кызылы да ярый. Икесеннән дә бик тәмле була.
Суганны турап, үсемлек маенда 10 минут кыздырабыз.
Помидорларны иттарткычтан чыгарып, суган янына кушабыз һәм кайнаганнан соң 15 минут пешерәбез.
Кишерне эре угычтан уабыз. Аны да суган янына кушабыз. Тоз белән шикәр комын салабыз.
Саламлап туралган борычны салабыз һәм тагын 15 минут пешерәбез.
Фасольнең суын саркытып, яшелчәләр янына салабыз һәм тагын 30 минут пешерәбез.
Иң ахырдан аш серкәсен өстибез.
Кайнар килеш парландырган банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз.
Суынганчы юрган белән каплап торабыз. Аннары салкынча урынга куябыз.
Шушы күләмнән 700 граммлы 7 банка аш чыга.
Лилия ГӘРӘЕВА рецепты.