Файдалы киңәшләр
4 Сентября , 08:12

Кара тмин маеның файдасы турында

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең «Кара тминда үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар», – дигән хәдисе билгеле.

Кара тмин маеның файдасы турындаКара тмин маеның файдасы турында
Кара тмин маеның файдасы турында

Аның составында май кислоталары, аминокислоталар, А, В, В2, В3, В6, Вд, С, Е провитаминнары, эфир майлары, минераль матдәләр, макро- һәм микроэлементлар бар.

Тмин маен төрле кеше төрле күләмдә куллана. Аны һәркем үзе сайлап, организмының халәтенә карап эчә. 15 көн кабул иткәч, 3-5 көн туктап торырга тәкъдим ителә. Ләкин кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Беренче ысул: иртән ашарга 15-30 минут кала һәм кич белән ашаганнан соң 1,5 сәгать үткәч, 20шәр тамчы (1 бал кашыгы).

Икенче ысул: ашар алдыннан (иртән яки кич) 15-30 минут кала бер чәй кашыгы эчәргә һәм аның артыннан ук бер аш кашыгы бал салынган ярты стакан су эчү мәслихәт.

Өченче ысул: ярты стакан суга 1 чәй кашыгы тмин мае һәм бер аш кашыгы бал саласыз да, шуны иртән яки кич белән ашарга ярты сәгать кала эчәсез.

❤НИНДИ АВЫРУЛАРНЫ ДӘВАЛЫЙ?

Кара тмин мае һәм орлыгы бик күп авыруларны дәвалау чарасы булып тора:

🔺ашказаны-эчәк авырулары (гастрит, энтероколит),

🔺ашказаны, эчәк тракты спазмалары;

🔺бавыр авырулары, үт куыгы ялкынсынуы (ге­патит, цирроз, холецистит);

🔺йөрәк эшчәнлеге бозылулары (кардионевроз), 🔺йөрәк тамырларының спазмы (ишемия, стенокардия), атеросклероз;

🔺баш авыртуы;

🔺невралгия,

🔺кычыттыргыч дерматозлар (тән тиресе авырулары);

🔺спазмларга каршы һәм авыртуны басучы чара; 🔺бөер-сидек юллары, җенес әгъзалары авырула­ры.

🔺тын-сулыш юллары, үпкә авырулары;

🔺төрле инфекцияле авырулар (яхшы бактерицид чара; антибиотикларга чыдам микробларны үтерә); 🔺күкрәк сөтен арттыра;

🔺иммун системасын ныгыта;

🔺буыннар авыртуын баса,

🔺остеохондроз;

🔺күз, колак авыруларына файдалы.

Кемгә кара тминны кулланырга ярамый? йөкле хатыннарга; әгәр кара тмин маен кулланганда аллергик реакция күзәтелсә; тирегә сөрткәндә кызару, кычыту күзәтелсә; әгәр авыруга бөер, бавыр, йөрәк кебек әгъзалар күчереп куелган булса; авыруның хәле начар булып, аңа ашыгыч ярдәм кирәк булса, кара тмин өстәмә дәвалау чарасы гына булып тора.

Онытмагыз! Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк!

Чыганак: нуртатар

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас