

Кирәгә: бер эмаль чиләккә 8 кг кәбестә, 2 баш сарымсак, 2 керән тамыры, 100 г яшел петрушка, 1 чөгендер. Берәр кузак кызыл борыч та кушарга була. Тозлыгы 4 л суга 1 стакан тоз, 1 стакан шикәр комы исәбеннән ясала.
Яшелчәләрне юып чистартыгыз. Кәбестәне 8 өлешкә бүлегез (күчәнен алып). Сарымсак һәм петрушканы турагыз, керәнне угыч аша чыгарыгыз, ә чөгендерне шакмаклап, зуррак итеп турагыз. Барысын бергә болгатып, жылы урынга (18 градус), аннары салкынга куегыз. Биш көннән әзер була. Өстәлгә үсемлек мае кушып бирегез.
Фото: ctc.ru/zakadrom