Файдалы киңәшләр
28 Августа , 17:06

Лимон кайнатмасы

Лимон кайнатмасыЛимон кайнатмасы
Лимон кайнатмасы

Лимон кайнатмасын ясау өчен 1 кг әзер лимонга 750 г шикәр комы,  кирәгенчә су кушабыз.

Башта лимонны юып, юка гына итеп кабыгын әрчиләр. Аннары лимонны кайнар суда пешереп, салкын суда юалар, юка гына итеп аркылыга турап, төшләрен алалар.

Эмаль савытка салгач, шикәрле кайнар татлы (750г шикәргә 300 г су) өстәп аз гына болгаталар һәм 6-8 сәгать шул килеш тоталар.

Аннары тагын шикәр татлысы салалар һәм сүрән утта акрын гына кайнаталар. Бераз пешергәннән соң суытып, яңадан пешереп алсаң, варенье аеруча әйбәт була.  Кайнар килеш банкаларга тутырасы. 

Чыганак: "Мин - хатын-кыз" каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас