Файдалы киңәшләр
28 Августа , 05:42

Үлән чәйләренең файдасы

Үлән чәйләренең файдасыҮлән чәйләренең файдасы
Үлән чәйләренең файдасы

Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк аңа төрле кушылмалар өстәргә була.

Ашказан,  йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, югары басым булганда сырганак белән чәй бик файдалы булыр. Моннан тыш, сырганак тирегә уңай йогынты ясый, бит тиресенең төсен яхшырта, мимик җыерчыкларны яза.

ЧАБРЕЦ яки тимьян – бөтен дөньяга танылган ит һәм балык өчен тәмләткеч. Әмма соңыннан чабрец кушылган чәй үзенең тәме һәм ангина, радикулит вакытында нәтиҗәле ярдәме өчен бик популярлашып китә. Мондый чәй шулай ук тынычландыра һәм дезинфекцияли.

КУРА ҖИЛӘГЕ яфрагы.  Бу үсемлектә тимер, фолий кислотасы һәм витаминнар микъдары югары. Салкын тидереп чирләгәндә тизрәк терелергә ярдәм итә, җимеше температураны төшерә, аппетитны стимуллаштыра. Сару кайнау һәм ашказаны-эчәк трактының башка проблемалары вакытында кура җиләге белән чәй эчәргә киңәш ителә.

ЮКӘ чәе тир кудыру һәм температураны төшерү эффектына ия. Аны бронхит, салкын тию һәм югары температура вакытында эчәләр. Әгәр сез юкә чәен кич белән эчсәгез, иртәнгә кадәр рәхәтләнеп йокларсыз.

Читайте нас