Файдалы киңәшләр
28 Августа , 12:47

Көзләрдә дә язлар кабатлана...

Кузгалакны күбрәк язгы ашка саныйлар. Ничектер җәй ахырына аның кадере бетә, өлгергән җиләк-җимеш кысрыклап чыгара. Әмма юкка. Кузгалак "вакыт машинасы" кебек, көзгә кереп барганда язга алып кайта ала. Ышанмасагыз, пешереп карагыз!

Көзләрдә дә язлар кабатлана...Көзләрдә дә язлар кабатлана...
Көзләрдә дә язлар кабатлана...

Кузгалакны күбрәк язгы ашка саныйлар. Ничектер җәй ахырына аның кадере бетә, өлгергән җиләк-җимеш кысрыклап чыгара. Әмма юкка. Кузгалак "вакыт машинасы" кебек, көзгә кереп барганда язга алып кайта ала. Ышанмасагыз, пешереп карагыз!
КУЗГАЛАК БӘЛЕШЕ.
Камыр өчен ярты ст сөт, ярты ст сыек май, 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз һәм камыр басарга он кирәк.
Эчлек өчен кузгалак, 7 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы манный яки он кирәк. Кузгалакны җәйгәч, өстенә бераз акмай кисәкләре тезәргә мөмкин.
Ике өлешкә бүгеп, камырны җәябез. Эчлекне салып, бәлеш ясап, читләрен бөрәбез һәм өстенә он белән майны уалап сибәбез.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас